Читать онлайн Бер к?йр?тик, гомер / Давай поговорим, жизнь бесплатно

Бер к?йр?тик, гомер / Давай поговорим, жизнь

Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер: эссе, шигырьләр, балладалар һәм поэмалар

«Шагыйрь мөнбәре» сериясе 2016 елда булдырылды.

Төзүчесе Газинур Морат

Зөлфәт

Бер көйрәтик, гомер: эссе, шигырьләр, балладалар һәм поэмалар / Зөлфәт; [төз. Г. Морат]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 495 б. – («Шагыйрь мөнбәре» сериясе).

ISBN 978-5-298-03300-8

В эту книгу вошли эссе, стихи, баллады и поэмы выдающегося поэта, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Г. Тукая Зульфата (1947–2007), построенные на философских размышлениях о времени, народе, нации, судьбах человека.

Серия «Трибуна поэта»

Зульфат

(Маликов Дульфат Гусманович)

Давай поговорим, жизнь

Составитель

Мурат Газинур (Муратов Газинур Васикович)

Казань. Татарское книжное издательство. 2017

На татарском языке

Рис.0 Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Моратов Г. В., төзү, 2017

Чытырманда былбыл сайрый…

Минем язганнарны азмы-күпме белүчеләр хәтерлидер, бәлки: «татар», «милләт», «азатлык» дигән сүзләрне мәйданнарга чыгып кычкыру түгел, үзаралый гына сөйләшкәндә дә әйтергә ярамаган көннәрдә мин, «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак…» дигән эпиграф куеп, бер шигырь язган идем. Шигырь кичәләрендә булсын, шигырь сөючеләр белән үткәрелгән очрашуларда булсын, бу әсәрем залда утыручыларга бомба шартлагандай көчле тәэсир итә иде, аларны айнытып, сискәндереп җибәрә иде. Бүген исә каләм тибрәтүче һәркем шушы темага яза. Ләкин, ни кызганыч, андый әсәрләрне укуы да, тыңлавы да бүген никтер күңелсез була башлады. Ни өчен шулай соң? Хикмәт нәрсәдә? Яраганны күпме язсаң да ярап булмауда гынамы?

«Мәхәббәт» дигән әсәрем дә шул чорларда, кем әйтмешли, яшьлегем таңында язылган иде. Нәрсә турында иде ул? Болай, тыштан гына карасаң, аюга каршы бергә-бер чыга алырлык, аны пычак белән егардай гайрәтле бер ирнең, җавапсыз мәхәббәттән тилмереп, чиксез газапларын хәтта аракы белән дә баса алмыйча изалануы хакында иде ул баллада. Тукта! Шушы хакта гына микән? Ни өчен соң, алай булгач, ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхуш» турындагы әсәр – «югары коммунистик идеаллар чәчәк аткан» бер чорда мәшһүр сүз остасы Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде һәм, берүк мине тыйнаксызлыкта гаепли күрмәгез, тыңлаучылар аны йотылып тыңлады? (Хәер, чорның бер сыйфаты буларак, әйтеп китмичә булмас – аракыга каршы көрәш башлангач, Айрат ага ул шигырьне укудан туктап торды.) Хәтерлим, шагыйрь Нәби ага Дәүли еллык шигърият хакындагы докладында, шушы шигыремне дә күз алдында тотып, «Зөлфәт чордашларның портретларыннан галерея төзи», – дигән иде. Җәмәгать, нигә соң әле мин болар хакында сөйләп торам?

Үземнең хатирәләремне яңарту өчен генәме? Амбицияме? Яки мин моңа бүген мохтаҗмы? Юк, һич тә алай түгел, заман гаме мине, гомумән, шигырь хакындагы уйлануларымны үзенә күрә бер тәртипкә салырга этәрде, моңарчы чыгарга юл таба алмыйча күңелемдә сулкылдап бәргәләнгән борчуларымны кычкырып әйтергә мөмкинлек бирде, хәтта мәҗбүр итте бугай.

Әйтеп карыйм әле…

Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар.

Күңел тарихыннан мәхрүм шагыйрь – географиядән, тарихтан мәхрүм дәүләт ул. Чикләре, флора-фаунасы, атмосферасы, ягъни сулар сулышы да булмаган дәүләт… Аның өстеннән вакыт җиле исми. Ул – тумышыннан үле. Андый дәүләт булмый, була да алмый…

Әмма нихәл итәсең, әнә шундый күңел тарихыннан мәхрүм шигъриятне хәтерләткән тезмәләр бихисап. Шигырь – тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый. Алдарлык хәйләсе бар икән, ул – бөек мистификатор, ягъни шигърият дәрәҗәсенә менеп, шундый ук шигырьләргә охшаш итеп яза белүче шома талант иясе. Һәр шигырьнең асылы – ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң.

Бездә ике төрле саташу бар. Берсе – шигырь төче сүзләрнең купшырак, катырак яңгыравында дип ышану. Икенчесе – шигырь көче – сүзләрнең мөмкин булган кадәр мескенрәк яңгыравында, елаттыруында дип уйлау.

Ә учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?

Әгәр чыннан да мин әйткәннәр синең холкыңда да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм. Яшереп кенә язсаң да, безнең уртак сүзебез бар. Кайчак шулай да була: киләләр дә, бәгырьгә үтәрдәй иттереп текәлеп, тирән мәгънәле иттереп карап торалар… Һәм, куеннарыннан алтын тулы янчык чыгаргандай, болай диләр:

– Шәп шигырьлек тема бирәм мин сиңа! Яз! Гонорары уртак булыр!

– И туганкай! – дип көрсенәм мин андый чакларда. – Үз темаларымны язып бетерер өчен дә Ходайдан ун гомер сорар идем. Кодрәтем генә җитми. Теге исә ышанмый.

Ә күңелдә әрнү кала – адәм баласы үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккәч, миңа – шагыйрь кешегә мөрәҗәгать итте ләбаса! Югыйсә без җиһанга әнә шул сүзләрне – күңел авазларын ирештерер өчен яралганбыздыр бит… Язмышсыз шигърият юк, диләр. Алай гына микән? Татарның бөеге Габделҗәббар Кандалый феноменын кая куярсыз? Аның тормыш юлын галимнәр дә якынча гына белә. Ә шигырьләреннән мин аның һәр сулышын тоям.

Демократ мулла. Эчендәге тышында булган кайнар, азат рухлы шәхес. «Хәйямлыгы» ташып тора. Шәхси бәхет, әлбәттә, юк. Соңгы хатыны шагыйрьнең үзеннән калган шигырьләрен уңга-сулга таратып, исраф итеп бетергән. Шигырь зәхмәтеннән вафат булган бу кешенең язмышын аңлатырдай сүзләр бармы? Нинди зәхмәт соң ул – шигырь? Әйтеп карыйммы?

Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.

Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде. Асыл шигырьне хасил иткән һәр хәреф табынуга лаек. Адәм баласы яшәеше таңында ук күсәк белән баш ватарга өйрәнеп алган. Әмма шул вәхшиләр арасында таңның сызылып атуына шаккатып, таң калып карап торучы, көтүдәшләренә шул гүзәллекне аңлатырга маташучы да булган лабаса! Нәкъ менә шул адәм – кешелекнең беренче шагыйредер… Нинди булды икән соң алар – иң беренче сүз, иң беренче көй, иң беренче сурәт, иң беренче акыл? Валлаһи, дип әйтәм, шуларны бер ишетү, күрү, тою өчен генә дә җанымны иблискә сатар идем.

Әмма бу Бөек Серне аңлатырга адәм баласының көче җитми. Авторлыкны без шартлы исем белән билгеләгәнбез – Аллаһы Тәгалә. Шул Аллаһ каршында иман китергән кебек шигырь китерик, иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик, дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән дә куркыйк! Яман кеше хакында «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер… Бер караганда көлке кебек тоелса да, бу хакта уйлап карау беребезгә дә зыян итмәс. Аллаһы Тәгалә төгәл һәм мәңгелек ритмга күнгән Хаос түгел микән?

Җиһанның йөрәге нәкъ менә шул туктаусыз тибеп, сулкылдап торган Хаос микән соң әллә? Күрче бу ахмакны – шигырьнең ни икәнен аңлатырга маташам түгелме соң?

Дөньяда моннан да мәгънәсезрәк эш юктыр. Ә шулай да, кеше нигә сүзләрне көйгә сала соң? Гади генә иттереп, «Мә!» «Бир!» дип әйтү җитмәгәнмени?! Табигать адәм баласына авазларның һәм төсләрнең камилрәк мөмкинлегенә дә юл куйган. Халык һәрвакыт камил сүзгә омтыла. Коймалардагы оятсыз язулар, сурәтләр, такмаклар – шушы омтылышның югалуы нәтиҗәсе. Димәк, бу тарафта Ходайга кулай сүзне, төсне, авазны ирештерердәй кешеләр калмаган. Яки аларны ишетергә теләмиләр. Колакларыбызны иблис томалаган.

Кызык бер фикер бар: дөньяның чын кешеләре – даһилар, калганнары чын кеше түгел. Түгелдер… Асыл шигърияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр күбәя, гарипләр арта. Былбылның тамагы нинди өлешләрдән тора? Аның сулыш этәрә торган диафрагмасы кайда? Әллә кайларга ишетелә торган саф тавышны барлыкка китерүче ярылары, нерв җепселләре кайда аның?

Белмим һәм белергә дә теләмим. Су буендагы иртәнге тал төбенә ят та тыңла… Артыгы кирәк түгел. Артыгын белсәм, гап-гади биологик конструкция булыр идем. Әгәр дә мәгәр шигырьнең кайчанрак языласын чамаласам, беркая да чыкмыйча, өйдә генә утырыр идем. Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итәрдәй шигырьләрне том-том итеп язып ташлар идем. Андый серләрне белмим һәм мин шуның белән бәхетле дә.

Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага – авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. Иң яратмаган сорауларым: «Шигырь ничек языла? Иң яраткан шигырегез кайсысы? Бу шигырь ни хакында?» Бәй, алай булгач, аңлатыгыз миңа: таң ничек сызыла? Иң яраткан таңыгыз кайсысы? Таң ни хакында?

Ихлас сүз шыпырт кына, күзгә карап кына әйтелә. Мәхәббәт хакында мәйданнарга чыгып кычкырмыйлар. Гади сүз кайчан шигырьгә әверелә? Моны миңа бергәләп көтү көткән бабай бик гади генә иттереп аңлатты:

– Пәке-пычак та тидермә! Кулың белән дә кагылма! Әмма шушы чыбыркы сабын кыскарт! – диде ул.

Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй!

Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:

– Сере бик гади аның, олан, – диде. – Киресен түгел, киредән уйларга өйрән… – Һәм ул үзенең озын чыбыркы сабын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да: – Йә, кыскардымы? – диде.

Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.

Мактана килдек: «Татар поэзиясе – солдат поэзиясе! Безнең поэзия – көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» Ә татар, борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:

  • Карадагынай урман… Караңгы төн…
  • Яхшы атлар кирәк лә үтәргә…
  • Заманалар авыр… Юллар ябык! —
  • Дус-иш кирәк дөнья көтәргә…

Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дүрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен, бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе – каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы – ялган.

«Юллар ябык!» – Безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык, шушы җырга тотына-тотына, бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз – шагыйрь. Көрәшкә чакыру – вәхшилек.

Көрәш – талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау-рәнҗетү. Көрәш – кыргыйлык гамәле. Аның максаты – җиңү. Җиңү – җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте.

Дан-алкыш өчен шигырь язу – гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай Үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне – Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана. «Ходай» сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин – тәмуг кисәве.

Уйлана торгач, сүзләр шигырьгә әверелә башлады:

  • Куыра илне кайнар җил,
  • Дулап, гүләп, калкынып…
  • Чыгам уттан ышыкларга.
  • Мин – караңгы бер болыт.
  • Үтәр дә китәр эссе җил…
  • Каргарсыз күккә карап: —
  • Ияләнде генә бит бу! —
  • Китмәсә, эшләр харап…
  • Ә мин йөрим… Тамчы җыям
  • Ишелеп явар өчен —
  • Соңгы дым көткән иренгә
  • Өзелеп тамар өчен!
  • Йөримен баш очыгызда,
  • Ачылмас бер сер булып —
  • Аллаһ түгел,
  • Рәсүл түгел,
  • Мин —
  • караңгы бер болыт…

Һәм, әле генә әйткәннәремне сызып ташлап, күз алдыма даһи Кол Гали язмышы килеп баса:

  • …Мин борынгы иреннәрне үбәм.
  • Яшәешем! Тамырларың тирән! —
  • Кан тибешем кайнар дулкын булып
  • Күтәрелә мәңгелек туң җирдән.
  • Катламнарга тирән төшкән саен,
  • Тирәнлектән күккә тия түбәм.
  • Алла үзе яшәр биеклектән
  • Җиркәемнең тирән җанын үбәм.
  • Таң сулкылдый ерак тамырларда.
  • Киенгәнем – көбәм.
  • Күгем – түбәм.
  • …Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм
  • Һәм борынгы иреннәрне үбәм…

Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә югыйсә борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан, ул мондый фәрман бирә торган булган:

– Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!

Моның киресе: гарепнең бөек яугирләреннән берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:

– Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне – шагыйрьләрне – яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!

Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:

  • …Сугыша белгән былбыл ул
  • Һәм җырлый белгән бөркет…

Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?

Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә – «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле – алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар – театрга килгәч нишләгән ди? Ул киерелеп утыруга ук, пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:

– Машнасагыз машнагыз… Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм!

Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:

– Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! – дип, бөтен театрга кычкырып утыра икән.

Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытыклау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы» на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен, халык үзе «Халык» дәрәҗәсенә күтәрелсен!

Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да, бик шөкер – тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр, китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара, «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый… Кирәкми – затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын – «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар.

Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаепле?

Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән, моның өчен кем җавап бирергә тиеш?

Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән, моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачның бәхете – сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда – сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык, куш йөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк – батыр йөрәге, икенче йөрәк – сандугач йөрәге. Ә керпенең бәхете – аулакта. Чикләвек куагы төбендәге тыныч өйдә.

Бәләкәй чакларымда мин, коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.

Ышанам – үзен артык һавалы тойган шагыйрьләр, иртән Кояш тәртә буе күтәрелгән арада, чирәмнең көчәнә-көчәнә шытуын ишетмидер дә. Чөнки аларның колак шәрифе артык югары. Шигырь – болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы – гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә, тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын.

Мөслим ягы кешеләренең авыз тутырып, тәмләп сөйли белүенә гаҗәпләнәләр, йомшак, назлы, сак тел… Мөслим кешесе хәтта үзенең сүгенүен дә адәм башына килмәстәй лирикага, шигърияткә төрә белә. Нишлисең бит, һич тә сүгенмәсләр иде – заманасы шуңа лаек.

Сүгенәсең икән, телең дә пакь калсын, кешене дә үтереп ташлама, әйтәсеңне дә чумдырып әйт. Шуңа охшашрак хәлгә Польшада тап булдым. Поляклар урамда үзләренчә сөйләшеп бара-бара да, ачуы чыккач, нәкъ безгә таныш «..ать! Мать!» ка күчә.

Нишләп шулай? Һәркем үз телен шакшыдан сакларга тырышадыр инде, күрәсең…

Бары тик үз телен генә иң өстен, иң бөек итеп расларга тырышкан һәр халыкның язмышы аяныч. Бөек әсәрләр иҗат итәргә сәләтле тел генә Бөек. Кешелекнең иң зур даһие, иң бөек тел белгече беренче тапкыр айга караган да соклануыннан «Ай!» дип шаккатып калган.

Бүгенгегә кадәр «ай» дибез… Дөньялыкның адәм баласы күрә башлаган һәрнәрсәсенә исем биргән кеше, әлбәттә, шагыйрь булган. Шагыйрьлек булмаса, яратышу, өйләнешү, гаилә кору, үрчү дә булмас иде. Шигырь – яралу, туу.

Бер әкәмәтне искә төшерим әле. Сүрия, Ливан якларына сәяхәт өчен группа туплыйлар. Барасым килде. Җибәрмәячәкләрен сизеп торам. КГБ һәм райком комиссиясенә киттем. Алар минем беренче саф, садә китабымны актаргалап, шаккатып утыргандай кыландылар.

– Ай-яй-яй! Кереш сүзне Хәсән Туфан үзе язган бит, әй! – (Хәсән Туфанны телгә алулары мине сагайтырга тиеш иде югыйсә. Юк, яшьлекнең колагы сак түгел…) Тора-бара болай диделәр: – Маяковский үз шигырьләре белән СССРны төзергә булышкан. Евтушенко Братск ГЭСын төзеште! Ә кайда синең андый поэмаларың?

Кемнәр белән сөйләшкәнемне чамаламастан, болай дип җавап бирдем:

– КамАЗ төзергә килгән егет белән кызны гашыйк итә икән, мин дүртьюллык шигыремнән дә канәгать булачакмын. Димәк, мин дә гигантны төзештем!..

Юләрлек! Шуның белән мин үзем өчен чит илләргә чыга торган капкаларны йозаклап куйдым. Ачмаслык итеп.

Теге елларда тукмалдым, алтын елларымны яндырдылар, дип сыкрануым түгел бу. Саф әдәбиятның юлын хәзер базар дигән монстр тагын да ныграк томалап куйды.

Исегездә булса, Франция президенты Франсуа Миттеран белән безнең Горбачёвның кызык кына әңгәмәсен телевидениедән күрсәткәннәр иде. Кызганыч, юньләп тыңламаганбыз. Горбачёв, ифрат горурланып, болай диде:

– Без базар мөнәсәбәтләренә юл тоттык!

Миттеран тыйнак кына әйтеп куйды:

– Ә без планлы хуҗалык турында хыялланабыз…

Базар экономикасын маяк иткән бөек илләр кешелеккә лаек сәнгать бирә алмады. Сатлык сүзләрдән шигырь төзеп булмый.

Әмма безнең әдәбиятны да хезмәтче булырга өйрәтеп өлгерделәр. Хезмәтчегә хуҗа кирәк. Ә канатлы атка – дөлдөлгә – хуҗа табылу белән үк, ул аның канатларын сындырып ташлап, камыт кидерәчәк, сыртына ыңгырчак салачак. Тал коры далада үрчеми. Мәңгелек комлыкта чикләвек куагы үсми.

Империя үзе кадәр үк зур әдәбият бирә алмый. Бер чикләвек куагында күп дигәндә егермеләп сабак үсә.

Артканы – яңа куакка аерыла. Артык ишәйгән куакта чикләвек булмый. Милләтләр – әнкәбез Табигатьнең төрле агачлары, аерым куаклары.

Моны бернинди Мичурин да үзгәртә алмый. Сак усак лепердәп утыра. Юкә, гашыйклар сыман, назлы иттереп, шыпырт кына сөйләшә.

Имән тарихның үзе сыман тирәннән – җир күкрәгеннән гүли.

Кылганнар, дулый-дулый, офык аръягына ашкына.

Язган шигырьләребезне, рәсемнәребезне, җыр-биюләребезне генә алып карагыз.

Кавказ халкы, кайнар кыя ташына басып, табаны пешеп өтәләнгәндәй, очына-очына бии. Башкорт офыкның аръягына чыгардай булып ашкына. Мари үзенең карурманында мүк җиләге җыйган шикелле тыпырдый. Ә татар биюендә бөек җиңүче каршындагы куркаклык бар. Кыяр-кыймас, очар-очмас, тояр-тоймас бию.

Иманым камил – азат Болгар халкы болай биемәгәндер!

Ә бүгенге биюләребезне караганда сыкранам – коллык биюләре…

Хәер, шул ук «Карурман» дагы шикелле яшерен сыкрану авазы түгел микән соң бу? Иҗат кешеләре азат булган халык кына чын мәгънәсендә азат була ала шул.

Тирән фикерләр күп булыр, азат фикер кирәк.

Кайчан җырлыйсы килә? Әлбәттә, язын тау түбәсенә менеп, калкынып-яшәреп килгән дөньяга күз салгач! Ходайның Үзенә якынаю галәмәте мәллә бу? Төшкән саен сүз дә түбәнәя… Безнең халык җырларына геологик тирәнлек тә хас. «Шахтёр җыры», ни галәмәттер, бүтән бер генә халыкта да юк бугай. Татар зимагурлары язмышы… Алар җырларындагы иронияне, әче юморны, рәнҗеш-сагышны нинди генә әсәрләрдән табып булыр иде икән? Шәриф Камалда булса гына инде…

Татар шигыренең язмышы әнә шул тирән шахта төпләренә үк төшеп тамырланган. Мәскәүдә минем белән бергә укыган рус прозаигы Плетнёв – гомерлек шахтёр – болай дип уфтанды:

– Зульфат, браток! Без анда, җир астында, сукыр тычкан кебек казынган арада, сыртларыбызга әллә кемнәр менеп атланган лабаса! Забойда минем татар белән рустан башканы күргәнем юк!

Менә сиңа «Шахтёр көе», зимагурлык, «Карурман»… Тук илләрнең тук шигъриятенә иярү безгә төс түгел. Ач булып кыланган тук хәле безгә аңлашылмас.

Дөньяда Пушкинның «Евгение», Тукайның «Бәрәңге көе» бар.

Чын шигырь кикерүдән түгел, «Уф Алла!» дан башлана. Ул – ачы язмыш.

Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы һәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да, «Бу юлдан ул узган!» дип горурланабыз. Бу һәркайда шулай. Әмма бөек шагыйрә Марина Цветаеваның Татарстанга бәйле көннәре турында әрнеп-сыкрап, тетрәп кенә әйтергә мөмкин.

Бу көннәр – Шекспир каләменә генә лаек трагедиянең җан өшеткеч финалы. Юк, бу фаҗига өчен Татарстанның да, халкыбызның да тамчы кадәр дә гаебе юк. Бөек шагыйрәне гомеренә дөнья буйлатып айкап-чайкап йөрткән язмыш чая һәм афәтле бу шәхес өчен Алабуганың аулак йортында элмәк әзерләп куйган булган. Аның иҗаты – эчендә кош тырпылдаган сүзләргә әверелгән фаҗигале музыка. Аны аңлар өчен, тояр өчен дөньяның гадәти үлчәмнәрендә генә калу җитми.

Кыргыйлыктан чыгып, Тәңрегә йөз юнәлткән җәмгыятьтә адәм балалары шундый югары сәнгатьнең кадерен белә башлады. Менә шул чакта шигъриятнең асыл сәгате сугачак. Тик, ни аяныч, бездә әлегә шигърият кайгысы түгел… Хәер, җир куенындагы алтын бөртекләрнең беркая да ашыгасы юк. Аларның төсе уңмый, ә бәһасе арта гына бара.

Ходай кушып, Марина Цветаеваның каберенә таш куярга туры килде миңа. Аның югалып табылган кабере өстендә язмышлар хакында уйланып, бик озак басып тордым.

Йөрәк әрнүе сатылмый. Аның бәһасе юк. Адәм балаларының парламентларсыз гына кабул иткән конституциясе – шигърият. Тарихның шигъри вариантын өйрәнмәү, өйрәнүне теләмәү катаклизмнарны китереп чыгара тора.

Туганлыкның кан тибеше – шигырь. Лев Толстой кабере янындагы агачтан коелган яфракларны Мөслимнең Яңа Сәет авылы яныннан ага торган тын ерганакка – Коргылдыга алып кайтып агыздым. Калганнарын Тукай каберенә илтеп салдым. Лермонтов туфрагын әнкәм каберенә сиптем. Коперникның туган йорты нигезенә Тукай туфрагын куштым. Үземнең шушы мәҗүсилектән күңелем хушланды.

«Бисмиллаһи, дип башладым бу бәетнең башларын» – бәетләр әнә шулай башланган. Шигърият – дога. Шигърият – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать.

Шигырь көчленең кулында камчы булганчы, бичараның керфегендә тамчы булсачы! Сәясәтчеләр, әгәр намуслары исән-имин икән, шагыйрьләрнең шигырьләреннән программа төзесеннәр, закон язсыннар. Чын шигырь уен яки куен гына түгел. Шигырь – назлы бишек тә, яу атының сыртына салынган ияр дә. Күңел чытырманыннан йолкып, аралап алган кыргый шигыремне һәркемнең аңларына ышанып, күкрәк тутырып укый алырмынмы? Ә бит укыйсы килә, ишеттерәсе килә. Шигырь – чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла…

Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Мордва ягындагы Рузаевка станциясеннән ерак та түгел бер авылда – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә булган бер вакыйга күп еллар буе гел җанымны сыкратып торды.

Шагыйрьне язмыш тоташтан эзәрлекли икән. Күп еллар узса да, куып җитә, каршысына чыгып баса икән. Шигырь – язмыш.

Сүземне йомгаклап, сезгә шигырьләр укытасым килә. Шагыйрь хакында гына түгел ул. Ул шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында. Язылу тарихы – шигырьләрнең үзендә.

Зөлфәт

1992

I

  • Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
  • Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —
  • Даладагы учак яннарында
  • Тыңлыйсылар килә үзеңне!

Ходай сулышы

  • Инде кайтмас яшьлек
  • Йә якында,
  • Йә еракта учак кабыза,
  • Якын-ерак айкала да ялкын,
  • Бәгырьләрне өтә… Җан сыза!
  • Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьлек
  • Уңны-сулны белмәс булганга —
  • Кагылганмын былбыл оясына
  • Һәм басканмын кара еланга…
  • Дөрли генә яшьлек, ут шикелле,
  • Сүнмәс, капмас өчен кабынган —
  • Кичке шәфәкъләрдә учак кабыз
  • Кичәге таң офыкларыннан!..
  • …Ходай сулыш өргәч, җан кергән бит
  • Безгә —
  • сынга —
  • үзле балчыкка!
  • Бәлки… тагын сулыш өрер Ходай?
  • «Җитте…» димә, йөрәк, ашыкма!
  • Ут йөгергән икән шул сулыштан
  • Сулык-сулык типкән бу канга, —
  • Димәк,
  • сөю булып килеп кердең
  • Үзең гомер итәр Ватанга!
  • Билләһи, дим:
  • гомер дигәнебез,
  • Еллар белән санап карасаң,
  • Мең афәтле еллар түгел һич тә —
  • Мәхәббәтле еллар лабаса!
  • Чәчләремне җилләр тараганда,
  • Уйларымны еллар тарады —
  • Йөрәгемне былбыл чакты минем,
  • Кара елан миңа сайрады.
  • …Ник тоташтан гашыйк булам һаман?
  • Алгысытыр еллар күп мәллә?
  • Ходайның бер Кашка Тәкәсеме?
  • Яшәр җирем Изге Күк мәллә?
  • …Туймас-төкәнмәс бу гыйшкым өчен
  • Ни диярмен анда – азакта?
  • Яратудан кылган гөнаһларым
  • Саналмасмы икән савапка?
  • Уйнаклап кан,
  • әйбәт җөмләләрне
  • Яшьтән шигырь итеп мин шаштым —
  • Болар миңа савап саналмас шул…
  • Болар —
  • минем бетмәс гөнаһым!
  • Китмәс өчен килде, ахры, яшьлек…
  • Тетрәп,
  • дөнья онытылганда
  • Кагылам гел былбыл оясына
  • Һәм…
  • басам гел кара еланга!
  • Рәхмәт, дөнья,
  • Язмышның син миңа
  • Тоташ шигырьлесен сайладың, —
  • Йөрәгемне былбыл чакты минем,
  • Һәм өздереп елан сайрады!..
  • Упкын төпләрендә гөлләр үскән
  • Кыяларны белеп сайладым…
  • Мин
  • былбылдан сезне чактырырмын,
  • Тыңлатырмын елан сайравын.

Җиде юл чаты

  • Әллә нинди яман бер киная,
  • Ым бар сыман тоя күңелем —
  • Белгәнгәме кемне йотканлыгын
  • Мең тугыз йөз утыз җиденең?
  • Язмыш шулай сайлаганмы әллә
  • Иҗади җан сулар вакытны?
  • Дәшкән еллар
  • Дантесларны түгел —
  • Күн киемле бозбаш маңкортны!
  • Гигант илнең табигате шундый,
  • Һаман да шул шомлы җил исә —
  • Күр —
  • Пушкинны кача-поса җирләү
  • Нәкъ безнеңчә – утыз җидечә!
  • Тарихыңнан кая качмак кирәк? —
  • Гүзәл храмны бу ил бар кылган…
  • – Бүтәннәргә төземәсеннәр! – дип,
  • Осталарның күзен чукыган.
  • …Сәер «җиде» һаман җанга тиде —
  • Егерме лә җиде яшендә
  • Үлеп, халкын Тукай ятим итте…
  • Артык сергә мәллә төшенгән?
  • Афәт арты афәт… Бу зур илгә
  • Кем каргышы тиде? Ник тиде? —
  • Октябрьле бер ел ымсындырды! —
  • Тик ул —
  • мең тугыз йөз унҗиде…
  • Хәер, дуамал ил сан тылсымын
  • Санга сукмас иде… Болай да
  • Элеп кенә ала, селкеп сала —
  • Җан котыла качып Ходайга…
  • Белми генә китте микән Пушкин
  • Газраилнең атта җиләсен —
  • Шагыйрьләрне дуэльләрсез генә
  • Аулар утыз җиде киләсен?
  • Юньле илдә юньле шагыйрьләрне
  • Көтәр иде җиде юл чаты…
  • Ил шагыйрьсез калмас… Әмма бу ил
  • Күпне алды… Азны югалтты —
  • Азны… тере язны югалтты!

Нәсел тамгасы

  • Ерак бабайлардан килгән тамга,
  • Безнең тамга – нәсел тамгабыз…
  • Әткәемә килеп ирешкән ул…
  • Нәсел тере! Исән калганбыз!
  • Ул тамганы әткәй,
  • өй салганда,
  • Балта белән чапты нигезгә. —
  • Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
  • Һәм яман сүз аңа тигезмә!
  • Бу тамгада —
  • адәм, фикер, очыш…
  • Шулар һич тә туктап калмасын!
  • Тапшыра күр, берүк, оныкларга —
  • Бу тамганы сулар агызмасын,
  • Бу тамганы утлар алмасын!
  • Сукбай каны түгел —
  • тамырында
  • Борынгыдан килгән кан яна! —
  • Синең өчен нәсел кызармасын,
  • Син дан өстә шушы тамгага!

Ишетелми ләкин кайтаваз

Сеңелләрем Халисә һәм Әнисәгә,

кияүләргә – Кәбир һәм Торсынтайга

I

  • Казах күзе урманнарны сөймәс,
  • Дала кирәк казах күзенә —
  • Ат чаптырыр киңлек кирәк аңа,
  • Җилпесен җил казах йөзенә…
  • Торсынтай гел миңа әйтә иде:
  • «Авылыгыз матур, и Зөкә!» —
  • Ләкин урманда мин базда сыман,
  • Күз күнеккән минем киңлеккә!
  • …Җиз казыган Җизказганга төшәм,
  • Мин шахтага төшәм – тирәнгә.
  • Катламнарда ургый иблис уты,
  • Җәһәннәмгә иңдем мин – бәндә.
  • Җизказганның ачык шахтасы бу,
  • Җир урталай гүя ярылган,
  • Җәһәннәмнең уты, билләһидер,
  • Нәкъ шушыннан гына кабынган.
  • Сөрелгәннәрне син исеңдә тот,
  • Тоташ бәйле килеш чакларны…
  • Сөргәннәр дә богау кидергәннәр,
  • Утыртканнар безнең татарны!
  • Күпмеләрне тукмап интектергән
  • Җизказган бу… Алар ут йоткан…
  • Шуларны гел уйлап, чал башымны
  • Иеп тынып калган минутлар…
  • Кыз туганнар гомер иткән ил бу!
  • Чәчәк ата җилдә сарана;
  • Кайнар дала җиле искән чакта,
  • Сараналар җилгә карана…
  • Упкын сыман шахтага мин төшәм,
  • Урап төшәм
  • Җирнең җанына.
  • Туктыйк, Кәбир кияү!
  • …Минем куллар
  • Җирнең йөрәгенә кагыла.
  • Белмәгәнмен яшәү кадерен мин,
  • Аңламаган икән мин аны —
  • Җирнең йөрәгенә кул тидергәч,
  • Аңладым мин бераз дөньяны.
  • Далаларың чиксез, казах җире,
  • Абайлы җил уйлар уйлатты —
  • Йөрәгемә тулды иркен уйлар,
  • Йөрәгемә чиксез моң ятты…

II

  • Җизказганның
  • Ачык шахтасына
  • Төшү генә түгел бу миңа —
  • Җир йөрәге сулык-сулык килеп
  • Торды сыман минем алдымда.
  • …Катламнардан,
  •  җәһәннәмдәгедәй,
  • Сәер томан тоташ бөркелә,
  • Әйткән сыман:
  • – И бер көнлек бәндә,
  • Ниләр генә кылдың бу көндә?
  • Кратерларга төшкән кешеме мин?
  • Менә бүген ишетәм йөрәген!
  • Иң гаҗәбе – гел беленә икән
  • Өстә кемнең нишләп йөргәне!
  • …Җан җылысы
  • Шахта төбендәге
  • Җылыдан да юкса җылырак…
  • Җирнең йөрәгенә юл – афәтле,
  • Кеше йөрәгенә юл —
  • Ерак!..

III

  • Җизказганның җәйге җилләр искән
  • Даласының күге чалт аяз.
  • Офык арты офык бу тарафта —
  • Ишетелми ләкин кайтаваз…
  • Хәтерлиме минем якташларны
  • Кайнар җилле, мәкле бу дала?
  • Җил чуалткан үләннәрдә уйлар
  • Дуамал җил сыман бутала…
  • Вулкан кратерын хәтерләткән
  • Ачык шахтаның иң төбеннән
  • Көндез йолдыз күргән кебек булдым
  • Казахның киң, төпсез күгендә!..
  • Катлам асты катлам… Җәһәннәмгә
  • Якын гына кала түгелме?
  • Җир өстендә нинди батыр идем!
  • Монда исә… Беттем… Җиңелдем…
  • Данте тәмугына төштем гүя,
  • Тик Вергилий гына җитмәде.
  • …Бөтерелә өстә ал агымсу,
  • Назлы агым – дала мәкләре…
  • Алды гүзәл дала куенына,
  • Мәкләр дулкынына күмелдем…
  • Ләкин талгын гына хәл алырдай
  • Берәр төше бармы бу җирнең?
  • Җизказганның җәйге күкләреннән
  • Бәхет ява гүя… Чалт аяз!
  • Офык арты офык бу тарафта,
  • Ишетелми ләкин кайтаваз…

IV

  • Бөек итеп яратырга, ахры,
  • Соңардым мин, артык кичектем!..
  • …Кузы Көрпеш белән Баян Сылу
  • Каберенә бүген тез чүктем.
  • Эссе капкан мазар ташларына.
  • Кайнар дала чатнап җил йота.
  • Борынгы бер хикмәт язуы күк
  • Кәлтә эзе – утлы комлыкта.
  • Һәм Торсынтай әйтте:
  • «Дөньяда бу
  • Мәхәббәткә һәйкәл – бердәнбер!»
  • …Һәр таш монда миңа таныш сыман —
  • Төшләремә, бәлкем, кергәндер.
  • Ташны ташка куеп өйгән мазар,
  • Ике гашыйк җанны ышыклап,
  • Җирнең күккә омтылышы булып
  • Күтәрелгән чиксез бушлыкка.
  • «Мәхәббәткә урын – күктә бары!»
  • Дигән сүзе мәллә ташларның? —
  • Яндың, йөрәк, гашыйк булдың дөрләп,
  • Тик нигәдер күккә ашмадың!..
  • Булды ла бит юкса тик бер генә
  • Тибрәп алган керфек хакына
  • Әзер чаклар – ике уйламастан
  • Ташланырга төпсез упкынга!
  • Булды ла бит «Юк, син түгел…» дигән
  • Котылгысыз җавап соңында
  • Җан-атымны куып яндырганым
  • Һәлакәткә илткән юлымда…
  • Без кичергән сөю газапларын
  • Тәңре үзе генә күргәндер!
  • Бөек түгелмени һәрбер сөю? —
  • Һәркемдә бит йөрәк бердәнбер!
  • Яратырга кирәктер шул җирдә,
  • Җаның чүлдәй кибеп корганчы —
  • Һәлакәтсез булмыйдыр шул сөю,
  • Булмыйдыр шул Бөек Корбансыз…
  • …Кузы Көрпеш белән Баян Сылу
  • Бөек мәхәббәткә кичекмәс, —
  • Ләкин алар
  • Беркайчан да,
  • килеп,
  • Безнең мәхәббәткә тез чүкмәс.
  • – Сөеп була һәлакәтсез дә! – дип
  • Бәхәсләштем шушы минутта.
  • …Хәтерләтте дастан хәрефләрен
  • Дала кәлтәләре комлыкта.
  • Мин түзмәдем – дала авылына
  • Мотоцикл безнең кузгалды —
  • Бу авылда гомер иткән, диләр,
  • Баян Сылуның кыз туганы.
  • Шәрә комлык. Кайнар кәлтә эзе.
  • Әйтерсең лә миңа ук тиде.
  • Яралылар
  • Су сораган сыман,
  • Су сорадым – эчем ут иде…

Бәхет кошы өркеп очмасын

  • Төнге ак каеным, и җаным!
  • Күз яшьләрең тама тын гына…
  • Чык төшсә дә, гөлләр егыла,
  • Авырлыгын тоеп дөньяның,
  • Төнге ак каеным, и җаным!
  • Күз яшьләрең тама тын гына…
  • Чишәм, диеп, Галәм серен мин,
  • Йолдыз нурларына керендем!
  • Керфек ачкан Галәм алдында
  • Күз яшьләрең тама тын гына…
  • Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
  • Иртәгесен уяныр ла ул,
  • Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
  • Уйлы таңнар аткан чагында
  • Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
  • Авырлыгын тоеп дөньяның,
  • Иңнәремә башың куй әле.
  • Бергә кичәр ерак көннәрнең
  • Ерыйк әле куе томанын,
  • Авырлыгын тоеп дөньяның!
  • Төнге ак каеным, и җаным!
  • Серең сөйлә… Сөйлә чистасын!
  • Бәхет кошы өркеп очмасын,
  • Котсызлыгын күреп дөньяның.
  • Төнге ак каеным, и җаным…

Шомырткай

  • Гел шаяртып әйтә иде әткәй:
  • – Минем өчен СССР —
  • Чыжылдатып безгә сөтен биргән
  • Шушы юмарт Шомырткай – сыер!
  • …Сыерлы йорт! Бу йорт – өметле
  • йорт.
  • Чиләк аумас, казык черемәс.
  • Ышык күләгәдә каз какланыр,
  • Бәрәңгеләр базда үремәс.
  • Табыннары булыр сөтле чәйле,
  • Каймаклы һәм куе катыклы:
  • Бу йорт белер бөек хезмәт серен,
  • Монда тормыш күркәм һәм ныклы.
  • Сыерлы йорт… Көтү чыккан чакта
  • Киерепләр ачкач капканы,
  • Күрсәгез лә икән
  • Горурлыгын
  • Сыер чыгаручы апаның!
  • Сыерлы йорт булса, ил дә булыр,
  • Сыер тоткан йортка кот иңәр —
  • Җылы куллап сыер сауса кичен
  • Ак яулыклы килен-җиңгиләр…
  • И сыеркай, Шомырт! Синең белән
  • Булды безнең бәхет янәшә.
  • Юк,
  • Хатын-кыз
  • Чын хатын-кыз булмас,
  • Назлап сыер сава белмәсә!
  • Чиста намазлыкка утыргандай,
  • Сыерга ул ипләп кагыла
  • Һәм чиләккә,
  • Юк, шаулы сөт түгел —
  • Татлы бер җыр гүя агыла!
  • Ә кырыйда бозау әрсезләнә:
  • – Калдырыгыз, – дип, —
  • сөт миңа да!
  • Сыер күши… Тигезләргә тели
  • Һәммәбезне…
  • Сыер уйлана.
  • И Шомырткай! Тәмле сөтең һаман
  • Телләремдә эри шикелле…
  • Син бит әнкәемә сөттәш әнкәм,
  • Сөтле әнкәм булдың бит инде!
  • Без сыерлы йортта туып үстек,
  • Ул бит безне исән саклады.
  • Сыер эзләренә баса-баса,
  • Безнең тыйнак бәхет атлады.
  • Балачакның шушы шәфкатьлесе
  • Тиң булмаса әгәр бер җырга —
  • Мин багышлап шигырь язмас идем
  • Шомырткайга – безнең сыерга…
  • …Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:
  • – Минем өчен СССР —
  • Чыжылдатып безгә сөтен биргән
  • Шушы юмарт Шомырткай-сыер…

Сынавы микән?

  • Хак Тәгаләнең бер сынарга
  • Теләве микән —
  • Томана һәм ертлач илне
  • Пушкинлы иткән?
  • Иблис корган бу илнең
  • Яшәве – хата!
  • Фәрештә төшеп кунардай
  • Урын юк чакта,
  • Кешелекнең ак намустай
  • Пакь көннәреннән
  • Мәңге кот кунмас бу илгә
  • Пәйгамбәр иңгән…
  • Пушкиндыр, бәлки, Рәсүлнең,
  • Тукайдыр намы, —
  • Даһилар, якты сүз әйтеп,
  • Хәсис дөньяны
  • Уятмак булып килгәннәр,
  • Ышанып, Хактан,
  • Бу халык иле белән үк
  • Хәрәмгә баткан!
  • Пушкин кирәкмени аңа? —
  • Пугачёв кирәк!
  • Ургылсын кан бугазлардан,
  • Җир торсын тетрәп!
  • Угрылык ургый канында! —
  • Юлбасар токым
  • Ничек аңласын шагыйрьнең
  • Илаһи утын?!
  • Каһкаһә белән шаркылдап,
  • Иблисләр көләр,
  • Иделдәге ушкуйниклар
  • Тыңласа шигырь!
  • Ул җәлладның Мартыновмы,
  • Дантесмы намы —
  • Шагыйрьсез итәргә әзер
  • Алар дөньяны…
  • Табылачак көч
  • Шагыйрьдән
  • Йолырга җирне —
  • Чахотка булып
  • Казанда
  • Буар шагыйрьне…
  • …Тәгаләнең ил-халыкны
  • Сынавы микән?
  • Үзенә тиң зат иңдергән —
  • Шагыйрьле иткән!
  • Фәрештә хәтта җәяүләп
  • Качкан бу илгә —
  • Йа Ходам, аңлат гамәлең! —
  • Шагыйрьләр нигә?

Ак акчарлак хәле

  • Җем-җем генә килә елгыр балык —
  • Тәңкә-тәңкә тере яктылык!
  • Канат очы кара акчарлаклар
  • Ак яшендәй төшә атылып.
  • Тырнакларда тыпырчына балык…
  • Балык оча!
  • Гаҗәп хәл күктә!
  • Җилпенми ул… һава – кошны гына,
  • Су балыкны гына җилкетә.
  • Ау уены —
  • гадел!
  • Күктән аска
  • Томырылып төшкән аучыга
  • Койрык күрсәтә дә
  • чума балык!..
  • Аучының җен куба ачудан!
  • Ау һөнәре – иң борынгы һөнәр,
  • Шәфкатьле дә һөнәр,
  • Гадел дә!
  • Ау икән ау! Куып сук корбанны!
  • Котыл аудан —
  • килсә хәлеңнән!
  • Һәр тере җан, хәрәм кылмый гына
  • Тапса икән хәләл тәгамне,
  • Иң беренче һөнәр – ау һөнәре
  • Адәм иткән безне – адәмне.
  • Ләкин…
  • Өнсез итә бер тамаша:
  • Гигант чүплекләрнең өстендә,
  • Юк, үләксә козгыннары түгел —
  • Горур акчарлаклар чемченә…
  • …Актарына ап-ак акчарлаклар,
  • Юаш тавык гүя тибенә…
  • Иблис җиңгән фәрештәме алар,
  • Демон мәллә Ходай күгендә?
  • Хәлләр болай барса, Иблис җиңсә,
  • Ак хыяллар тәмам җиңелсә,
  • Сандугачлар хәер теләнсәләр,
  • Тиреслектә Пегас тибенсә,
  • Яшәү булырмы бу? Шул акчарлак
  • Хәле килде безгә, иптәшләр!
  • Кая менеп, ни дип оран салыйк?
  • Сәнгатьтәшләр,
  • хәл бит бик хәтәр…
  • Бөек Табигать бит үзе иде
  • Иҗатчының иң зур остазы!
  • …Чүплек башы… Ап-ак акчарлаклар
  • Юаш тавык сыман җим казый…

Онытма, ди миңа сыкы җиле…

  • – Туган көнең кайчан? – дип сорасаң,
  • Карт-корылар көлеп куя да:
  • – Көнен белү нигә кирәк? – диләр, —
  • Килгәнгә мең шөкер дөньяга!
  • …Олы, сәер йола керде безгә,
  • Ул – туган көн дигән зур бәйрәм!
  • Көне түгел, еллары да хәзер
  • Тәшкил бары туган көннәрдән…
  • Гүя җиргә зур миссия иңгән,
  • Төшкән гүя яңа пәйгамбәр!
  • – Бүген – минем көн! – дип хөрмәт
  • даулый
  • Дөньялыкка бүген килгәннәр.
  • Безнең өчен бөтенләй чит йола,
  • Көлә генә картлар бу хәлгә.
  • – Туган көнең, бабай, кайсы көн соң?
  • – Мин туганмын кырпак төшкәндә…
  • Әйтеп бирә алар туган көнне
  • Гүя бәет әйткән шикелле:
  • – Яман суык булган… һәм кояшка
  • Ике колак үскән ул көнне;
  • Туңып хәтта карга егылган, ди,
  • Мәчет манарасы очыннан…
  • – Мин туганда тупыл мамыклары
  • Буран сыман тузгып очынган…
  • Сөйли алар:
  • – Әйтә иде әнкәй:
  • «Син туганда ярлар ишелде,
  • Ташу кубып,
  • текә ярда үскән
  • Куш имәнне убып төшерде!»
  • Сөйли алар:
  • – Мин туганмын икән
  • Нәкъ арышлар башак кысканда…
  • – Ә мин исә – көзге тымызыкта,
  • Ефәк пәрәвезләр очканда…
  • …Әнә шулай тәгаенли картлар
  • Туган көнне… Уйлап карасаң,
  • Безнең белән чагыштырсаң,
  • Алар
  • Мең кат бәйрәмлерәк ләбаса!
  • Яд итәбез хәзер
  • бүгенгеләр
  • Туган көнне ниләр белән без? —
  • Ничә әрҗә хәмер түнтәргәнбез
  • Һәм ничек баш белән йөргәнбез?
  • Безнең туган көннәр хатирәсе
  • Шул тирәдә… Һич юк бүтәне.
  • Шуңа күрә сизми яшибез шул
  • Көннәр, еллар… гомер үткәнне.
  • …Туган көнем сорасалар миннән,
  • Нәкъ картларча телим әйтергә:
  • – Әнкәй мәрхүмәнең искәрткәне
  • Гомерлеккә калган хәтердә:
  • «Гыйнварда син, өчесенә чыккан
  • Таңда тудың… Бөтен дөньясын
  • Сыкы сарган салкын таң иде…
  • Шуңа күрә, суыкка үч итеп,
  • Артык кайнар булмасаң иде!»
  • Әйткәннәре дөрес булып чыкты…
  • Ләкин кайнарлыкның артыгы,
  • Явыз көчкә куәт өстәмичә,
  • Керсез шигырь булып саркыды.
  • «Онытма, – ди миңа
  • таң җиленең
  • Сыкылары сирпеп үткәнне, —
  • Ак сыкылы таңны һәм пакь җанлы,
  • Кабатланмас, кайтмас әнкәңне!»
  • …«Прогресс» диеп лаф орсалар,
  • Мин тын уйга калам, эндәшмим…
  • Чын гомерле булган элеккеләр,
  • Чын шигырьле булган, билләһи!
  • Борынгы шул учак янында…
  • Борынгы шул учак янында…
  • Борынгыдан җырлар, һай, агыла,
  • Җырны чыгаручы ничек түзгән? —
  • Тыңлаганда йөрәк ярыла!..
  • Кайсы җаннан саркып чыккан бу җыр,
  • Кайсы чордан, нинди илләрдән?
  • Җыр иясен барып табар идем —
  • Тылсымын шул Ходай бирмәгән!
  • Чыксаң икән типкән чишмәсенә
  • Җыр дигән бу үлмәс агымның!
  • Ниләр булды сиңа, и моңлы зат?
  • Дөньясына сыймас чагыңмы?
  • Чыдый алмас чиккә җиткәнсеңдер,
  • Күрәчәгең күреп, чынлап та…
  • Бик борынгы дәһшәт
  • Бүрене дә
  • Тулган Айга әнә улата!
  • Мәхәббәттән шашар чиккә җитеп,
  • Җыр суздыңмы әллә бәхеттән?
  • Бер үрелеп кенә
  • җаныеңа
  • Тотып бирдең мәллә кош күктән?
  • Йә хыянәт кылдылармы сиңа, —
  • Куендагы елан чактымы?
  • Ташкын булып ургылдымы әллә
  • Күкрәгеңнән җиңү шатлыгы? —
  • Ниләр булды сиңа, и моңлы зат,
  • Ник җыр иттең аһлы сүзеңне? —
  • Даладагы учак яннарында
  • Тыңлыйсылар килә үзеңне!
  • Кем син? Өзелепләр сөйгән яры
  • Еракларда илләр гизгәндә
  • Таң талына башкынаен салып,
  • Ялгызы яшь түккән кыз мәллә?
  • Тик бер генә тыңлап җыр иясен,
  • Җыр яралган серле илләрдән
  • Тик бер генә урап кайтыр идем!
  • Ходай андый тылсым бирмәгән…
  • Мең-мең еллар элек, күңле тулып,
  • Кем ул җырга салган йөрәген…
  • Сизмәгән ул шушы җыр утының
  • Артык ерак… ерак дөрләвен!
  • Куанычын җыры иткән кеше
  • Әрнүен җыр итеп җырлаган…
  • Тыңлаганда йөрәк ярылыр күк! —
  • Җыр чыгарган —
  • Ничек чыдаган?!
  • …Ә шулай да бер утырсаң иде
  • Борынгы шул учак янында!
  • Борма-борма җырлар, һай, агыла —
  • Җырга лаек язмыш табыла…

Дәгъва

  • Китә бөек затлар… Кайчак даһи,
  • Бөек китә дәгъва калдырып:
  • – Ул кемнеке? —
  • Җавапсыз бу сорау
  • Чордан чорга бара каңгырып.
  • Бүлешәләр чәчән-дастанчыны,
  • Фәлсәфләрне, данлы яугирне:
  • – Ул – безнеке!
  • Кешелеккә бирде
  • Безнең кавем иң зур шагыйрьне!
  • – Ул – безнеке! – Кырыс һәм тәгаен
  • Күпме ил-халыкның дәгъвасы.
  • Тарихларның төпсез чоңгылыннан
  • Мең-мең дәлил таба һәммәсе
  • Һәм аңлатып бирә
  • Үз ягына
  • Һәр дәлилнең мең-мең мәгънәсен!
  • Нинди мәгърур илләр һәм халыклар!
  • Дәһшәт ияләре югыйсә!
  • Әнә шулар
  • Җирдә яшәп киткән
  • Даһи затны һаман бүлешә…
  • Әйтерсең лә бергә уйнап йөргән
  • Ике садә сабый талаша:
  • – Бир! Минеке!
  • – Юк! Минеке! – диеп,
  • Бер уенчык өчен даулаша!
  • …Кайсы туфрак биргән ул даһига
  • «Эврика!» лы сирәк акылны? —
  • Күпме тереклекләр алмашынды,
  • Күктән күпме йолдыз атылды!
  • Тик чишелми шул чияли төне…
  • Дәгъва кала…
  • Калсын! —
  • Ул даһи
  • Бик ерактан карап елмаядыр,
  • Моңаядыр тыңлап, билләһи!
  • Нишләр иде
  • биргән булса Ходай
  • Даһилыкның аңа явызын?
  • Нишләр иде
  • китеп барган булса
  • Җирдә каннар, күз-яшь агызып?
  • Нишләр иде
  • исме халыкларда
  • Каргыш сүзе булып гел йөрсә?
  • «Юк! Безнеке түгел!» дип, халыклар
  • Аннан тәмам йөзен чөерсә?
  • Нишләр иде,
  • эзен эзләп табып,
  • Калкынмаслык итеп күмсәләр.
  • «Юк! Безнеке түгел мондый даһи!
  • Нигә мондый даһи!» дисәләр?
  • …Явыз даһи даны язган икән,
  • Диваналык килсен бәндәгә, —
  • Диваналар изге санала бит
  • Һәр кавемдә, барлык илләрдә.
  • «Афәт читләп узды… Нишләр идек,
  • Диванабыз әгәр булмаса?
  • Коткарды шул Ходай бәндәсе!» дип
  • Яд итәрләр аны, ичмасам…
  • …Кеше гомере булып
  • Вакыт үзе
  • Терелеп бер балкып китә бит…
  • Эврикасыз булса булсын гомер —
  • Булсын
  • Сагынып яд итәрлек!..

Бер мин генә түгел…

  • Шаулап-гөрләп яши-яши
  • Төшендем мин шуңа —
  • Ялгыз уйланырдай куыш
  • Кирәк икән миңа.
  • Нинди давыллар кубарып
  • Яшәсә дә бәндә, —
  • Килгән мәлендә ул ялгыз,
  • Ялгыз —
  • киткән мәлдә.
  • Шуңа, ахры, ялгыз куыш
  • Эзли башлый күңел…
  • Табигать моңа буйсына —
  • Бер мин генә түгел!
  • Сәерсенмә —
  •  калын пәрдә
  • Тойсаң карашымда,
  • Тынлык дәшә күңелемне —
  • Сәбәп бары шунда…

Рәхәт үлем

  • Тукаебыз җанын авыр борчу
  • Һаман парә-парә телгәндер:
  • «Безнең милләт әллә йоклаганмы?
  • Безнең милләт әллә үлгәнме?»
  • Кем бу милләт – тәмуг учагына
  • Ыргытасы коры утынмы?
  • Инде өмет йолдызлары сүнгән,
  • Инкыйразга мәхкүм токыммы?
  • «Халкың хәлен татып яшә!» – дипме,
  • Бугазымнан буа бу ютәл?
  • …Хәтта Тукай белгән хәлләрдән дә
  • Хәвефлерәк хәзер безнең хәл…
  • Кайчагында хәтта «көфер» фикер
  • Сискәндереп куя күңелне:
  • Терелеккә милләт тере сыман…
  • Ләкин…
  • тере мәет түгелме?
  • Ышанасы килә буш хыялга,
  • Ымсындыргыч ялган өметкә.
  • Ә дөреслек кырыс,
  • Һәм өметнең
  • Кысырларын тетә, юк итә!
  • Кысыр өмет кысыр килеш кала —
  • Мең килештә аны төрләндер!
  • Тукайның да күз алдына шушы
  • Төпсез, кара упкын килгәндер…
  • Керәле дә чыгалы бу, диләр,
  • Ни үле бу, диләр, ни тере…
  • Халык кадәр халыкны соң нинди
  • Язмыш соңгы чиккә җиткерде?
  • …Рәхәт үлем, диләр,
  • үлсә кеше
  • Тирән йокыдагы көенчә;
  • Үз-үзеңнең мескенлегең танып,
  • Курыксаң да уянсана, халык!
  • Рәхәт үлем көтә югыйсә.
  • Шундый рәхәт үлем көтә безне,
  • Рәхәт үлем… Ләкин чын үлем!
  • Нишләп инде шушы афәт хәтта
  • Парә-парә телми күңелең?!

Дала уртасында ак теплоход…

  • Юлы бетеп бара Иделкәйнең…
  • Зур Хәзәргә хәзер төшәсе…
  • Колач салып бер йөзәсе килә,
  • Каерылып ишкәк ишәсе!
  • …Идел читтә калды… Дала безне
  • Кунак итеп дәште түргәрәк.
  • Монда гына күреп була икән —
  • Чынлап, газиз Җиркәй түгәрәк!
  • Шулчак… Әллә инде акылыма
  • Дала сихерләре сирпелде? —
  • Ак теплоход бара дала буйлап,
  • Карап туймас мираж шикелле!
  • Катлы-катлы «Титаник» тай кораб
  • Алсу мәкле дала түрендә!
  • Иделкәйнең Хәзәр кочагында
  • Эреп юкка чыгар җирендә!
  • …Идел ярында мин аңлый алдым:
  • Булган икән минем алдымда
  • Дала рәшәсенең шук уены —
  • Серле мираж түгел, чын дөнья…
  • …Югарыдан – очкычтан – мин күрдем
  • Таралгандай булды томаннар:
  • Менә кайда икән Иделкәйне
  • Тотып алып, буып салганнар!
  • Килгән юлы инде диңгез аның,
  • Юл дәвамы мәгәр… күр әле! —
  • Шушы икән
  • Безнең буынга ят
  • Борынгы, чын Идел дигәне!
  • Казан янындагы шау дулкынлы
  • Сусаклагыч түгел икән лә! —
  • Бормаланып ага… Яры таллы…
  • Теплоходлар йөзеп үткәндә
  • Минем сыман,
  • Тын даладан, читтән
  • Кемдер кылса моны тамаша,
  • Әйтер:
  • «Титаник» тай олы кораб
  • Дала буйлап бара лабаса!»
  • …Суы да бит
  • Инде хәзер яман —
  • Су коену хәтта тыела…
  • Әмма ярлар монда – чып-чын ярлар,
  • Борынгылар булып тоела!
  • Казан-Болгар күреп белгән ярлар
  • Күптән аккан ләмгә уралып…
  • Очкыч тәрәзеннән карап уздым —
  • Өнсез калды йөрәк беравык…
  • Күз алдына гел килә дә баса
  • Без яшәгән сәер бу заман:
  • Дала уртасында – ак теплоход!
  • …«Титаник» ка никтер охшаган.

Кендегең каны

  • Әйләнде безнең яшәеш,
  • Тәмам тулганды…
  • Кайларга тамган иде соң
  • Кендегең каны?
  • Шул изге җирне, чордашым,
  • Табарсың микән?
  • Хәтерне изеп, гүяки
  • Чирүләр үткән…
  • Ни нәфес безне котыртты? —
  • Алга ташландык!
  • Кичәге гаҗәеп гамьнәр
  • Бүген – ташландык,
  • Һәм нәкъ шушы ташландыктан
  • Көнне башладык…
  • Безнең хәтта иртәгәсе
  • Көн дә ташландык…
  • Шундый ташландык дөньяда
  • Кем белсен аны —
  • Кайларга тамган икәнен
  • Кендегең каны?!
  • Догалар кылып салынган
  • Нигезләр купкан, —
  • Нигезләр эзен кабатлап
  • Шыта кычыткан.
  • Авыллар купкан җирләрдә
  • Көтүлек кала,
  • Буразна сыза төрәннәр,
  • Иген чайкала.
  • Сөрәләр дә, таптыйлар да
  • Инде югыйсә —
  • Үҗәт нигез кычытканы
  • Кабаттан үсә!
  • Оныттың кая тамганын
  • Кендегең каны.
  • Шул төшнең бетмәс тамгасы —
  • Җир кычытканы!
  • Ни үсемлек биек, бөек
  • Кычыткан чаклы?
  • Шундый уй килде…
  • Әйтерсең
  • Кычыткан чакты!
  • …Уйлар да ташлар бу уен
  • Ташландык балаң,
  • Ташландык ил, ташландык җир,
  • Ташландык заман!
  • Күз алдына килә шомлык,
  • Куркынып куям:
  • Салкын бушлыкта оча
  • Җир —
  • ташландык оя…

Ипи көрәге

  • – Миңа «Инәкәй!» дип эндәшегез! —
  • Диде безгә әнкәй нигәдер…
  • Әйтә алмыйм – бу сүз кайсы яктан,
  • Кайсы тарафлардан киләдер?
  • …Бар иде бит шундый рәхәт чаклар!
  • Караулы һәр казык, һәр такта…
  • Мич алдында чуен… бәрәңгеле…
  • Чыжлый чәйнек кече учакта…
  • Барыбыз да бергә – мич алдында…
  • Һәркем исән… Бергә бергәсен,
  • Ләкин беребез дә белми әле
  • Кемнең кая барып керәсен!
  • Ипи көтәбез лә:
  • – И инәкәй,
  • Ач инде шул мичнең капкачын!
  • – Ачар идем мичнең капкачын да…
  • Ярар микән аны ачкачтын?
  • Уртасы чи калып, асты көеп,
  • Нишләрмен соң өсте килмәсә?
  • …Абау бу инәкәй! Үз сүзе сүз!
  • Бирми икән Ходай бирмәсә!
  • Мич капкачын ачмый… Үзе исә
  • Шул капкачны ачып карый да
  • Әйтеп куя:
  • – Инде, Ходай кушып,
  • Йөзе генә килсә ярый ла!..
  • Мич көймәсе таман таманын да…
  • Ипекәйнең өсте купмасын!
  • Чү, атасы! Суык кертәсең бит!
  • Яп ишекне! Шуның тупсасын
  • Киезлә, дип, ничә әйттем сиңа!
  • …Без – сәкедә… Ипи көтәбез…
  • Шул ипине кабып карар өчен,
  • Мичкә керер хәлгә җиткәнбез…
  • Чү, агайне! Берүк шауламагыз! —
  • Мичтән ипи ала инәкәй!
  • Сындыра ул кайнар ипекәйне,
  • Чыжлатып май яга инәкәй!
  • Сап-сары май сеңгән ипекәйнең
  • Кайнарлыгы – авыз пешәрлек,
  • Тик бер генә кабып карау өчен,
  • Сират күперләрен кичәрлек,
  • Яланаяк кузга төшәрлек!
  • …Бар иде бит шундый нурлы еллар —
  • Барыбыз да бергә, исәннәр!
  • Мич астында чикерткәләр сайрый…
  • Җылы идән, якты түшәмнәр…
  • Ниләр генә кичермәде кеше,
  • Күпме илдә, юлда йөрмәде!
  • Ләкин аның күз алдында торды
  • Җиңел саплы ипи көрәге…
  • Эзләп тапкач,
  • юкәлекнең иң тын,
  • Баллы чәчәк аткан җирләрен,
  • Саф юкәдән иҗат итте оста
  • Изге корал —
  • ипи көрәген!..
  • …Иң түрдәге ипи булар бөрки…
  • Ала шуны ипи көрәге…
  • Кайнар көрәктәге кайнар ипи —
  • Шул,
  • инәкәй,
  • синең йөрәгең!

Татлы бал

  • Олы мәгънә
  • тел очында гына,
  • Тел очында… бик тә еракта! —
  • Мин сорауга гына ышанамын,
  • Гел ышанмас булдым җавапка.
  • Ачылырмы соңгы мәгънә сере?
  • Борчымасмы сорау күңелне?
  • Сер ачылып беткән андый заман
  • Ахырзаман үзе түгелме?
  • Җавап бит ул
  • дөреслеккә түгел,
  • Бер шаукымга гына охшаган.
  • Соңгы мәгънә дә
  • сорау булып калыр…
  • Чынга гына бары ышанам.
  • …Кеше гүзәл
  • мәгънә якынлыктан
  • Тәмам үзәкләре өзелсә:
  • – Әйтә генә алмыйм, тел очымда,
  • Тел очымда гына югыйсә!..
  • Ходай Үзе белсен… Безгә нигә
  • Аңлатулар газиз гомерне? —
  • Минем өчен кеше менә шулай
  • Аптыраган килеш кадерле!..
  • Аңлашылмас килеш кадерле…
  • Тел очында кала бөек очыш,
  • Бөек шигырь —
  • бөек чишелеш…
  • Җавап һаман тел очында килеш
  • Соңгы йортка – гүргә төш, имеш!
  • …Хәер, гыйлем кирәк микән моңа?
  • Бераз гашыйк булып алсана!
  • Гашыйкларның тел очыннан —
  • Нәрсә? —
  • Әлбәттә ки, татлы бал тама!

Чылтыр-чылтыр күңелем…

Сеңлем Нәзиләгә

  • Җаным арганда, талганда күңел,
  • «Абыкай!» диеп эндәште сеңел,
  • Куе болытлар китте таралып…
  • Дөньядагы бу шомлы каралык
  • Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
  • Җаным арса да, талса да күңел,
  • «Абыкай!» диеп эндәште сеңел…
  • Ыкның агымы – җиңелдән җиңел!
  • Әйтә сыман Ык: «Агам да агам
  • Гомернең теге ягына табан…»
  • Күңел Ыгымда ташы син, күңел,
  • «Абыкай!» диеп эндәште сеңел.
  • Куе болытлар китте таралып,
  • Килә иде бит җанда яралып,
  • Ярмакчы булып минем йөрәкне…
  • Атка тагыпмы язмыш сөйрәтте? —
  • Сөйрәлдем кара комга уралып…
  • Якты болытлар китте каралып.
  • Гомерлек түгел, мәңгелек түгел,
  • Замана, синең шыр шәрә күгең!
  • Йолдызга күңел һаман ашкынган —
  • Саф чишмә чыга ташлар астыннан…
  • Чылтыра, күңел! Ташып,
  • бер түгел!
  • Каралык җирдә мәңгелек түгел.
  • Җаным арганда, талганда күңел,
  • Ярсулы Ыкта дулкыннар җиңел…
  • Сәлам әйт, дулкын, мәңгелек юлга!
  • Тезләник әле
  • Галәм алдында,
  • Дөньяда яшәп туярлык түгел, —
  • «Абыкай!» дип эндәште сеңел…

Кызлар көлә

  • Илләр искә төшкән чагында,
  • Күз алдыма килә гел генә —
  • Сулар тибә чишмә төбендә,
  • Кызлар көлә чишмә янында,
  • Илләр искә төшкән чагында.
  • Күз алдыма килә гел генә
  • Шул чишмәнең яшел сукмагы;
  • Каршыма ук килеп туктадың,
  • Чулпы чыңлый иде билеңдә —
  • Күз алдыма килә гел генә…
  • Сулар тибә чишмә төбендә —
  • Исеңдәме синең ул көннәр?
  • Ул көннәрдән калды төтеннәр…
  • Ләкин һаман әле күңелдә
  • Сулар тибә чишмә төбендә.
  • Кызлар көлә чишмә янында.
  • …Ул чишмәләр кипте ләбаса —
  • Яңа заман – яңа тамаша!
  • Хыялымда бары, җанымда
  • Кызлар көлә чишмә янында.
  • Илләр искә төшкән чагында,
  • Утлы уйлар айкый күңелне:
  • Кемнәр җырсыз итте бу илне?
  • …Гүяки мин хөкем алдында —

Илләр искә төшкән чагында…

Каргыш

  • Коткы дигән нәрсә бу татарга
  • Нишләп икән шулай тиз керә? —
  • Хәер, тилегә «син – тиле» дисәң,
  • Ул тигәнәк буе сикерә!
  • Җир тырмашып гомер иткән чакта
  • Гел иманнан җанга кот кунып,
  • Денсез чирү килгән ил өстенә —
  • Осталары кызыл коткының!
  • И мәчетле татар авыллары!
  • Җир белән күк гүя тоташкан…
  • Манараның айга орынуы —
  • Ашкынуы җанның Илаһка.
  • Денсез чирү белгән җиңеләсен,
  • Җан һәм Илаһ һаман бер булса,
  • Чирү җиңәр —
  • күккә төбәлгән шул
  • Манаралар җиргә егылса.
  • Мөселманның бары үзеннән гел
  • Аллаһ йортын чирү иштергән.
  • Табылган бит шундый мөртәт затлар —
  • Кара төндә иблис өшкергән!
  • Риваять бар: илдә иң беренче
  • Манараны кискән бер бәндә,
  • Бар халыкның тәкбир әйтә-әйтә
  • Үксеп елаганын күргән дә
  • Шаркылдап бер көлгән:
  • – Һай, ахмаклар!
  • Күрдегез – зур гөнаһ эшләдем!
  • Ә ник Аллаһ миңа җәза бирми?!
  • Ник башыма яшен төшмәде?!
  • Ак чалмалы мулла шунда аңа
  • Кырыс хөкем булып калкынган:
  • – Үз җәзасын Ходай биргән инде —
  • Мәхрүм иткән сине акылдан!
  • …Мәчет манарасы кисүчеләр…
  • Илемдә күп юллар кичеп, мин
  • Шулар хакында
  • гел шомландыргыч,
  • Яман хикәятләр ишеттем.
  • Кот кунмаган алар нәселенә,
  • Һәммәсенең яман язмышы.
  • Уйлап-уйлап әйтеп куярлар гел:
  • – Җибәрми шул мәчет каргышы!
  • Каян тапкан теге денсез затлар
  • Җанын сатар шундый имгәкне? —
  • Мәчете бар һәрбер авылның үз
  • Геростраты булган, димәк ки!
  • …Мәчетле чор кайтты…
  • Ә кем әйтер,
  • Агым, диеп, кире агылмас,
  • Кабат күккә ашкан манарага
  • Яңа Герострат, дип, табылмас?!
  • Йә, кем әйтә ала?!

Качты иман җәяүләп

  • Күзгә генә күрендеме әллә,
  • Саташканда төштә күрдемме, —
  • Өнсез итте, сүзсез итте мине
  • Кара көне мескен бер җирнең!
  • «Бер җир» дигән җирдә,
  • Киртә корып,
  • Ясаганнар чучка җәйләве…
  • Ниндидер көч:
  • «Күрәсен күр!» – диеп,
  • Шул җәйләүгә мине әйдәде.
  • Рәхәт чигә монда мырыйк заты —
  • Танау белән кәзне ерт, актар! —
  • Дуңгыз нәҗесенә чумган инде
  • Чәчәк өчен үскән куаклар…
  • Чирәмлекне аунар саз иткәннәр,
  • Ышкынырга җайлы ташлары…
  • …Шул ташларны күргәч,
  • Күк ишелеп,
  • Әйләнде дә китте башларым.
  • Нәҗесләнгән шул ташларның берсен
  • Чирәм белән сөртеп карасам…
  • Җаны тере һәр мөэмингә газиз
  • Коръән хәрефләре ләбаса!
  • Бу… борынгы кабер ташлары ла! —
  • Кайсы ауган, кайсы янтайган…
  • Сиңа иман китергәннәр рухын
  • Нигә якламыйсың, и Аллам!
  • Догалы таш
  • мәсхәрәгә төшкән,
  • Дуңгыз ышкынырга таш калган…
  • Яки кавем юкка чыккан монда,
  • Яки кавем… иман ташлаган! —
  • Дияр идең…
  • Юлыктым мин моңа
  • Үзебездә,
  • читтә түгел лә! —
  • Елгалары бөтерелеп аккан
  • Исән, тере татар илендә…
  • Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә
  • «Хуҗа» сына шайтан көч биргән, —
  • Зиратны ул кат-кат сөрдергән дә
  • Шунда… карабодай чәчтергән!..
  • Юкса җан бит һәркемдә дә бары
  • Тик бер генә көнлек күбәләк…
  • Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! —
  • Иман, ахры, качты җәяүләп.
  • Үз гөнаһың өчен аһ орулар
  • Кайтмас булып качты хәтердән…
  • Сөенәләр шуңа – әйтерсең лә
  • Явыз ристан качты кәтердән!
  • …Иман сатып, зина кылу бит бу
  • Ходайның нәкъ Үзе алдында
  • Асыл мөэминнәрнең оныклары
  • Бүген яшәп яткан авылда…

Сөйләшик, дисең…

  • Илдәшем минем, сөйләшик, дисең
  • Илдә гарасат уйнаган чакта…
  • Нинди көннәр бит кайтмаска китә!
  • Нинди төннәр бит китмәскә кайта!
  • Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,
  • Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?
  • Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята —
  • Калка да бата, бата да калка…
  • Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!

Гомерлек ырымнарым

  • Ничекләр түзә комнары,
  • Ничекләр түзә яры? —
  • Вакыт адымнары сыман
  • Ыгымның агымнары…
  • Чиге бар микән дөньяда
  • Шулкадәр ыргылуның?
  • Туктата алмастыр сине
  • Кыямәт хәтта, Ыгым!
  • Табан астыннан комнарны
  • Умырып ала Ыгым…
  • Кинәнә Җир синең көчтән:
  • – Йә, тагын… тагын, ныгым!
  • …Күрсәт, Ык, тагынлыгың!
  • Талпынган тере суым син,
  • Алкынган тере суым,
  • Төн йокылары белмәгән
  • Гашыйклар сере —
  • Ыгым…
  • Гомернең адымнары бу
  • Ыгымның агымнары,
  • Ыгымның агымнары шул,
  • Агымның ырымнары —
  • Гомерлек ырымнарым!

Таңтирәк

  • Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,
  • Ак бәсле тугай…
  • Сискәнеп куйды таңтирәк —
  • Төш күрә бугай…
  • Таңтирәккә язлы төшләр
  • Кергәнме әллә? —
  • Яздан адашып былбылы
  • Килгәнме әллә?
  • Кунгандыр былбыл нәкъ шушы
  • Тирәкне сайлап,
  • Үзе белгән сөю җырын
  • Туйганчы сайрап.
  • Йокыга чумган тирәкне
  • Сискәндергәндер —
  • Таңтирәкнең җаныдыр – җыр,
  • Ә җан – бердәнбер…
  • Шулайдыр… Ак бәсле тугай
  • Тынлыгын җуйды —
  • Сискәнде кинәт таңтирәк,
  • Ак бәсен койды.
  • …Гаҗәеп мәле җиһанның…
  • Актан ак йокы…
  • Хәтта йолдызлы күкне дә
  • Сарыган сыкы…

Җаннарга тия шул…

  • Татар җыры… Бер юлдашның
  • Әйткәне искә килә:
  • – Сезнең җырларны тыңлавы
  • Авыр бит… җанга тия!
  • Тугарылып алмыйсыз бер —
  • Санаулы бит һәр көне!
  • Сез, татарлар, җырлашмыйсыз —
  • Елашасыз шикелле…
  • …Хаклысың, юлдаш!
  • Күргән һәм
  • Көн иткән гомерендә
  • Уйлаган уйга иңә шул,
  • Җырлаган җырга иңә.
  • Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар
  • Җырдан җырга күчкәннәр:
  • «Сөялеп ял итә торган
  • Талларымны кискәннәр…»
  • Ничек һаман исән татар?
  • Ничек калды? Бетмәде?
  • Атлаган саен бит аның
  • Киселгән өметләре!
  • Хәлләр бөтенләй башка шул:
  • Җиңелсә горур халык,
  • Җиңүче туйдан туктамас,
  • Гомерлек үчен алып
  • Изәр дә сытар горурны,
  • Гарьләнеп үзе өчен,
  • Моңарчы шушы горурга
  • Тезләнгән тезе өчен!
  • Үч алып туймас!
  • Китәр үч
  • Гасырлардан гасырга,
  • Җиңелгәннең сыкранулы
  • Өмете күчәр җырга.
  • Әйе, җанга тияр бу җыр,
  • Искәртеп торыр һаман:
  • «Түз! Хәлең җый! Көнең килер,
  • Синеке булыр заман!»
  • Һай бормалы, бормалы ла,
  • Бормалы җырларыбыз
  • Җанга тия:
  • – Көн киләчәк!
  • Күз ачып уйланыгыз!
  • Кайларга барып сөялеп,
  • Кайларда хәл алсын ул?
  • Ничек кенә аягүрә
  • Горур килеш калсын ул?
  • Атлаган саен, упкынга
  • Эткәннәр дә төрткәннәр —
  • Күз алдында намазлыгын
  • Ертып ыштыр иткәннәр!
  • Күпме балталар чабылып,
  • Туралган тамырлары,
  • Тамыр ярасыдай сызлап
  • Сыкраган моң-җырлары…
  • Шашар иде бүтән халык
  • Шулкадәр тилмерүгә,
  • Һәр җыры шаһит Милләтнең
  • Богаулы гомеренә!
  • Җиңүче безне алай да,
  • Болай да иткән була!
  • Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең
  • Җырлары бүтән була…
  • Хәер, мескен дә җиңелә,
  • Һәм җиңелгән мескенгә
  • Һич тә каныкмый җиңүче
  • Һәм биеми өстендә!
  • Уйланыгыз!
  • Кара язмыш
  • Алып китмәсен кире!
  • …Менә шунда инде, юлдаш,
  • Сезгә бик авыр тоелган
  • Безнең җырларның сере…
  • Көнгә юл ярган чишмә күк,
  • Тирәннән килә алар…
  • Әйе,
  • Каннарга тия шул алар,
  • Җаннарны кыя алар…

Ат тугарасы болын

  • Булган, бар һәм булачак гел
  • Мәңгедәй бөек илләр…
  • Аларның баш очында да
  • Соңгы каен җилфердәр!
  • Үз иленең ни кылганын
  • Аңлый, күрә бу бәндә —
  • Кыямәтсез булмый хәтта
  • Дөнья яулаган ил дә!
  • Гомер арбасына артык
  • Төялмәсен, тулмасын,
  • Миннән кала дип үксерлек,
  • Кычкырырлык булмасын.
  • Әйтим тугаргач атымны,
  • Йөгән калгач кулымда:
  • – Килеп җиттем… Ат тугардым
  • Иң-иң соңгы болында…
  • Мәгърур илләр! Сезнең атлар
  • Күп илләрне таптады…
  • Тугарасы көннәр килә
  • Ил таптаган атларны!

Очкындай чагым

  • Күзләдем учак очкынын,
  • Күрдем учак утларын…
  • Очкыннар сыман, күңелем
  • Очардай минутларым…
  • Җемелдәп күкне теләгән
  • Очкындай чагым, җаным…
  • Кайчан күрербез
  • Күңелдә
  • Очкыннар уйнаганын?
  • Җир җаны төптән кузгала,
  • Йолдызлар төшә күктән…
  • «Яратам» дигән сүз
  • Шушы
  • Хәрәкәт түгел микән?
  • …Аһ, гөнаһлар бар икән шул,
  • Торсын алар өстәлеп…
  • Юкса каян килсен безгә
  • Мондый ак фәрештәлек?
  • …Ярый әле һич гөнаһсыз
  • Ап-ак бер күңел иде…
  • Саваплы еллар югыйсә
  • Киләсе түгел иде…
  • Ниләр дип хушлашыйм икән?
  • Инде мин китеп барам —
  • Ак гөнаһлы
  • Ак юлымны
  • Соңгача үтеп барам…

Шулай икән…

  • Узмас дип йөрмә гомерне…
  • Җил сыман уза икән!
  • Әнә бит —
  • Хәтта йолдызлар
  • Картая, туза икән…
  • Куәт бир
  • Саф мәхәббәтне
  • Ашкынып көткәннәргә —
  • Җилләр гел уңай булсыннар
  • Юл дәвам иткәннәргә!
  • Юкса бит
  • Якты йолдыз да
  • Сүрелә, туза икән…
  • Сөеп яшәгән гомерләр
  • Нишләп тиз уза икән?
  • …Әллә ни булмас…
  • Китәрмен
  • Галәмгә ялгыз гына,
  • Суыныр, сүнер, югалыр
  • Ялгыз бер йолдыз гына…

Иярде дә китте

  • Актарды җил каен ябалдашын!
  • Яшел шавы шушы каенның
  • Иярде дә китте таң җиленә —
  • Җил зәхмәте аңа кагылды.
  • Һәм туй итте дөнья киңлегендә
  • Каен шавы белән таң җиле —
  • Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән
  • Шау өермә купты, билгеле…
  • Бу өермә, Тәңре Үзе кушкач,
  • Әверелде кинәт адәмгә.
  • Ак кәгазьгә иелде ул адәм
  • Һәм үрелде кулы каләмгә…
  • Каләменнән төшкән хәрефләргә
  • Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!..
  • …Әнә шулай пәйда була тора
  • Сәер затлар – әһле шагыйрьләр…

Шагыйрь дуска

  • Өметсезлек мәңге гамьсез
  • Бушлыкларга тиң икән, —
  • Син түгел гомер итүче,
  • Бүтән әллә кем икән!
  • Җан асрау сине уята…
  • Юк, бөек эшләр түгел!
  • Җан атып яшәү гайрәтен
  • Оныткан инде күңел…
  • Оныткан инде күңелең
  • Биеккә үрелгәнне,
  • Сөйгәнең керфек какканда,
  • Мең үлеп терелгәнне…
  • Оныткан инде
  • Хыяллар
  • Канатын каккан мәлне,
  • Яңа уй балкып киткәнне
  • Утыдай яшеннәрнең…
  • Төшләреңә, өннәреңә
  • Җанны бәйләр көч тула:
  • «…Ялгыз башка кайда да бер —
  • Таң ата да кич була…»
  • …Югыйсә уйлар уеңны
  • Шигъранә тыңла икән, —
  • Өметеңә җан өрердәй
  • Чын сихер шунда икән!
  • Уйларыңны сал шигырьгә!
  • Хәтерләп шәп чакларын,
  • Ашкынып күккә дөрләсен
  • Хыялның учаклары!
  • Үзгәртсен сүзләр асылын!
  • Сүзгә яңа көч тула:
  • – Шагыйрь җанга кайда да шәп! —
  • Таң ата бит! Кич була!
  • Уян, күңел! Шундый чак бит!
  • Һәр мәле бер шигырьлек —
  • Сылу бер керфек какканга
  • Мең үлеп терелерлек!
  • Шигърият иңгән минутлар
  • Мәңгелеккә иш була —
  • Билләһи, һәрбер хәрефтә
  • Таң ата да кич була!
  • Яратулы һәр сулышка
  • Җан атып тора күңел…
  • Уян бөек эшләр өчен —
  • Җан асрар өчен түгел!

Кайчан, кайда?

  • Елларның сер төеннәрен
  • Берәмләп сүтеп барам,
  • Сизми дә калдым шикелле —
  • Гомерне үтеп барам…
  • Сизми дә калдым бугай ла
  • Сөйгәнне, сөелгәнне —
  • Җилләрдә өшәнгәннәрне,
  • Гөлләргә күмелгәнне!
  • Хәер, язмышның җилләре
  • Миңа гел исте уңай, —
  • Бәхетнең килеп киткәнен
  • Сизми дә калдым бугай…
  • Елларым ел гына түгел —
  • Ташкынның үзе иде…
  • Булды – әйткәнем дәвернең
  • Бердәнбер сүзе иде!
  • «Әссәлам!» – дим
  • Яшәп узган,
  • Яшәләсе елларга —
  • Дөньяның иң гүзәл серен
  • Ачмыйча үтеп барам…
  • Нишләптер уза бу вакыт —
  • Рөхсәтләр тормый сорап…
  • Киләчәк әнә якында,
  • Яшәгән генә – ерак…
  • …Сизмәдем газиз гомернең
  • Җилдәй җилеп үткәнен —
  • Мин яшәмим – еллар серен
  • Сүтәмен дә сүтәмен…
  • Вакыт исә – сүтә-сүтә
  • Сүтелепләр бетмәс сер…
  • Кайчан килдең? Кай сәгатьтә
  • Тәмамланырсың, гомер?

Бердәнбер очыш

I. Хуш

  • Җил исте… Яфрак дертләде,
  • Сискәнгән сыман итте:
  • – Агачым, хуш… Инде безгә
  • Хушлашыр минут җитте.
  • Үткән дә киткән бер җәйлек
  • Бу гүзәл гомеркәйләр, —
  • Яңа җәйдә җилләр яңа
  • Яфракларны иркәләр…
  • Тормышның гаҗәп ямьлесен,
  • Шаулысын бирде Ходай,
  • Гел ямьле һәм тәмле булып
  • Җәй кабатлансын шулай!
  • Нәкъ Ходай теләгәнчә, без
  • Яшәдек, гомер иттек,
  • Минем бердәнбер очышка —
  • Көземә килеп җиттек.
  • Беренче һәм соңгы очыш!
  • Китүләр гүзәл икән —
  • Елап югалмыйм, агачым,
  • Мин бары… очып китәм!
  • Әйт миңа хәзер, агачым,
  • Әйт миңа үз «Хуш» ыңны
  • Һәм карап кал минем шушы
  • Бердәнбер очышымны!
  • …Өзелде яфрак тын гына…
  • Гүяки ул терелеп
  • Чыкты бердәнбер очышка
  • Һәм очты бөтерелеп!
  • …Соңгы очышларга чыксаң,
  • Ерак китешледер ул —
  • Җанның төсе булса әгәр,
  • Шул яфрак төследер ул…
  • Туфракка төшеп ятканчы
  • Безнең җанның да шулай
  • Бар микән соңгы очышы? —
  • Шулай булсачы, Ходай!..

II. Үзем кирәк

  • Ялгызлыкка вакыт булдымыни? —
  • Күрмәгәндәй кордык та боздык.
  • «Бер килермен әле сиңа!» диеп
  • Янап киткән иде
  • Ялгызлык.
  • Әйткән иде:
  • «Әйдә, кыланып кал,
  • Суына чум, ыргыл утына! —
  • Кемлегеңне бик тиз чамаларсың,
  • Кирәксезгә, бәндәм, чык кына!»
  • Янаулардан куркыр чак идеме?
  • Шулай да бер сәер шом калды —
  • Күз алдыма һич китерә алмыйм
  • Тәмам кирәксезгә чыкканны?
  • Хәер, нигә пошынырга әле, —
  • Ялгызлыкмы булды явызлык?
  • Тәмам ялгыз калсам,
  • Синең белән
  • Икәү булабыз ла, Ялгызлык!
  • Кирәклене кирәксездән
  • Җирдә
  • Бүлә икән нинди бусага?
  • Мин кирәк бит
  • Хәтта
  • Кирәксезгә
  • Чыгар өчен генә булса да!
  • Мин кирәкмен
  • Атлап бетерергә
  • Миңа тиеш соңгы адымны;
  • Үзем кирәк
  • Бәхилләшеп соң кат
  • Күрер өчен газиз күк-җирне,
  • Сезне – гүзәл туганнарымны!
  • …И Ялгызлык! Кил син,
  • Кил генә син!
  • Синең барлык күпне уйлата —
  • Дөньяда һич тиңе булмас шигырь
  • Языйк әле икәү…
  • Аулакта!

Нигә кирәк сезгә?

  • Нигә миннән тәртип сорыйсыз гел
  • Гүяки чын Тәңре шикелле? —
  • Корбан тәкәсенә атланып, дус,
  • Сиратны да әллә үттеңме?
  • Нигә генә кирәк икән сезгә
  • Сызган сызыклардан узмавым?
  • Сездән артык ярсып шашынмавым,
  • Сездән артык кызып азмавым?
  • Нигә кирәк сезгә?
  • …Азган-тузган бер комета булдым —
  • Җилгә очырдым мин язымны,
  • Мәхәббәтем хәтта ярсу күккә
  • Яшен белән генә язылды!
  • Тугарылып һаман яшәдем мин…
  • Миндәйләрне, хәер, күк сизә! —
  • Шигырьләрем,
  • ялтыр яшен булып,
  • Күкрәүләрен илтер тик сезгә!
  • …Һәм тыңларсыз аны
  • Минсез дә…

Аулак сукмак

  • Гомер буе кабалана торгач,
  • Гади бернәрсәгә төшенәм:
  • Олы юллар түгел, аулак сукмак
  • Кирәк икән уйлы кешегә.
  • Кошлар төшеп кунар өчен мәллә,
  • Әйтик, гаярь супер-автобан?
  • Ә тын сукмак исә
  • Аулактагы
  • Кошлы таңнар моңын ятлаган.
  • Туң тимердән салган күңелләрне
  • Узгынчылар бары таптады,
  • Ә хыялый гашыйкларны көтте
  • Айның
  • Тын судагы сукмагы.
  • Салмак карлар төшкән тын сукмакка
  • Яфрак очышлары түшәлгән;
  • Аста тирән сулар чылтыраган,
  • Өстә ялтыр яшен яшьнәгән.
  • …Биек яшен исе сеңгән килеш,
  • Сеңгән килеш чишмә тавышы,
  • Табигатьтән килеп Табигатькә
  • Тын сукмактан узып барышым…

Юрап булмас төш

  • Балачагым узган йорт төшемә керде…
  • Нинди генә моңлы истәлекләр сөйләр
  • Түбә саламнарын кыштырдаткан җилләр?
  • Шул саламда шыткан сарут хәтта тере, —
  • Балачагым узган йорт төшемә керде…
  • Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары!
  • Кем мөлдерәп шулай карый икән дисәм,
  • «Ботак күзләре» нең карашлары исән…
  • Әнкәй кырып юган идәннәр сап-сары.
  • Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары…
  • Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә:
  • «Төп йортыңда, бәндәм, бер төш булып
  • керер,
  • Фани дөньядагы синең фани гомер,
  • Янган еллар синең калмас кара көлгә!» —
  • Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә?
  • Юрап булмас төшне кемнән юратырга?
  • Кояш төшкелектән ашкан көннәремдә
  • Уйный сабый җаным болыт мендәрендә,
  • Йөгән тимерләрен чылтырата юрга…
  • Юрап булмас төшне кемгә юратырга?

Язган булса…

  • Без микәнни шушы якты җирнең
  • Шиңмәс таң кабызган гөлләре?
  • Шулай булгач, нигә куырды соң
  • Замананың усал җилләре?
  • …Серле йомгак минем кулларымда,
  • Мең таратып аны мең сүтәм:
  • Гомерлеккә дигән кавемме без,
  • Тимерлеккә дигәне микән?
  • Күпме зат-дәүләтләр югалттык без,
  • Таптаттырдык асыл ирләрне! —
  • Җылы җилләр кайтмас, ахры, безгә…
  • Яман җилләр бик нык җилгәрде!
  • …Инде: «Беттек! Безне бетерделәр!
  • Көйдерделәр!» – дигән чакта да,
  • Атасы таң әгәр атар булса,
  • Көйгән туфракка да
  • Чык тама…

Моның өчен күп тә кирәк түгел…

  • Ыгы-зыгы, шау-шу тулы дөнья!
  • Ник мин синдә?
  • Әллә ялгыштым?
  • Як икән бер учак! – Очкын белән
  • Саф йолдызлар төшеп кавышсын!
  • Югыйсә бит – үзем шаулы бәндә —
  • Мең дөньяны, имеш, яуладым!
  • Ә бүген сер итеп кенә язган
  • Шигырь укыр кешем калмады…
  • …Утырсаң ла икән әрәмәдә
  • Икәү генә
  • Учак тергезеп! —
  • Йолдызлардан түгел, шул учактан
  • Җем-җем итсә иде күк йөзе!
  • Моның өчен күп тә кирәк түгел…
  • Чытыр утын җый да
  • Сыз шырпы!
  • Һәм әйт:
  • – Күкләр безне түгел,
  • Әнә! —
  • Безнең учак күкне яктыртты!
  • Аулак учак очкын сирпегәнгә,
  • Йолдызлы күк шашты акылдан! —
  • Берүк, Ходай, мәхрүм итә күрмә
  • Учагымны тере яктыдан…
  • Югыйсә гел аждаһадай йота
  • Гомерләрне дөнья тамагы! —
  • Хәтта газиз серем итеп язган
  • Шигырь укыр кешем калмады…
  • Югыйсә лә
  • Мондый нурсызлыкка
  • Җаннарыбыз инде күнде бит —
  • Учак кына түгел, күкләр үлде,
  • Биниһая күкләр сүнде бит!
  • Мин үзем дә, чатыр уты сыман,
  • Әзер
  • Очкын чәчеп дөрләргә;
  • Кагыл гына кайнар очкын булып,
  • Янгын үрләр
  • Бу дөм төннәргә!
  • …Янмасын ла,
  • Бушка калмасын ла,
  • Дисәк әгәр безнең бу гомер —
  • Әрәмәгә чыгып,
  • Ялгыз калып,
  • Тын бер учак ягыйк әле бер…
  • Очкын белән йолдыз кавышырлык
  • Булсын безнең
  • Аулак шул учак! —
  • Төнге учаклардан очкын түгел,
  • Иксез-чиксез күккә җан оча!..

Галәмнең саф керфегеннән

Ходай безне шулай каргадымы?

Усал язмыш шулай көлдеме?

Башкаема коеп елыйммыни

Нигеземнән калган көлемне?

Мин ышанмас булдым хәтта чыкка, —

Ялган – таңгы урам, талгын җил…

Тууым да минем ялган икән,

Ялган икән минем туган ил!

Без лаектыр инде бу язмышка,

Ходай Үзе шулай кушкандыр…

Болай түгел, дисәң, язмыш кынам,

Киресенә мине ышандыр!

Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши…

Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! —

Киләчәгем минем ак томанда,

Үткәннәрем минем —

Югалган…

Кайсы тарафларга атласам да,

Юк, белмим бит, белмим юл җаен…

Өйрәт – кайда мин яшисе дөнья?

Сүзең кызганмачы, Ходаем!

Беләсең бит юкса барлык серне —

Мәңгелекнең, мәлнең серләрен?

Шуны белгән килеш, Хак Тәгаләм,

Нигә мине Җиргә җибәрдең?

Киңәшәсем килә – Син дәшмисең.

Шикләнәм мин… Таулар уела.

…Галәмнең саф керфегеннән һаман

Көмеш яшьләр өскә коела…

Хәерлегә булсын, хәерлегә!.

  • Яртылаш төн, яртылаш көн әле…
  • Тәңре җиргә тылсым төшерә.
  • Сандугач та әле уянмаган…
  • Саф чык төшә… гөлләр төш күрә…
  • Алсу таңның җылы яктысына
  • Керфек ачып дөнья гөлләре,
  • Таң җиленнән юратмакчы булып,
  • Төнлә күргән төшен сөйләде.
  • Аңлыйсылар, беләселәр килә
  • Җирдә яшәп киткән көннәрдә:
  • Нинди төшләр күрә икән гөлләр,
  • Нинди төшләр керә гөлләргә?
  • Син атомны сүттең, бөек акыл,
  • Ачылмасны ачкан көнеңдә!
  • Таң калдырып бөтен дөньялыкны,
  • Гөлләргә төш юра син менә!
  • …И сөйгән яр!
  • Мәңгелекнең безгә —
  • Икебезгә насыйп төшендә
  • Кылган догам кабул була күрсен —
  • Гөлләр күрсен сине төшендә…
  • Һәм киң болын иркен сулап куйсын:
  • – И яңа көн, рәхмәт төшкере! —
  • Хәерлегә булсын, хәерлегә:
  • Гөлләремә гүзәл төш керде!..

Дәшә Коръәндәге һәр аять

  • Дөньялыкның һәрбер дене дәшә,
  • Дәшә Коръәндәге һәр аять:
  • Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел,
  • Мәхәббәтсез яшәү —
  • Җинаять!
  • Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә…
  • Нурлар – чиксезлекнең юлдашы…
  • Тик сөюсез яшәп буламыни? —
  • Юкны сөйләмәгез, валлаһи!
  • Яратмаска яратылган булсам,
  • Булсын бу гомерем төш кенә!..
  • Яратусыз еллар килә икән,
  • Мин – юк…
  • Мине «үлде» дисеннәр…
  • Яратмыйча яшәү – гомерсезлек.
  • Бу – тумыштан үлем!
  • Бу – җәза…
  • Бүтән җәза уйлап табып булмас,
  • Күпме эзләсәң дә дөньяда…
  • Иң зур каргыш булып калыр һаман
  • Сиратларның кылыч үткере:
  • – Юлың фатихасыз булсын берүк!
  • – Мәхәббәтсез гомер иткере!
  • …Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым…
  • Сайрасын кош,
  • Талда талпынып,
  • Ае-елы, сәгатьләре түгел,
  • Мәхәббәтле булсын
  • Һәр минут!..
  • …Чиксезлектән
  • шомырт чәчәгедәй
  • Коелганда сөю җаннарга,
  • Җилдәге бер яфрак булып тибрән
  • Безгә аткан серле таңнарда…

Бер үк җан

  • Син миңа бу дөньялыкта
  • Гел кирәк икән…
  • Без икәүләп тибрәнәсе
  • Пар тирәк икән!
  • Заманалар уйландыра…
  • Уйланып куям:
  • Синең яфрак көннәрең…
  • Мин – яфрак коям…
  • Карт тирәк бит яшь тирәккә
  • Башкаен салган…
  • «Сөям» дигән сүз генә хак…
  • Калганы – ялган!
  • Бер үк җан икән лә бит без,
  • Бер йөрәк икән —
  • Былбыллар оя үрерлек
  • Пар тирәк икән…

Упкын

  • Атланыйм да чабыйм әле!
  • Күзләремне каплавын
  • Синең кайнар ялларыңның
  • Томалап таң атканын
  • Тоеп калыйм!
  • Мин юләрне
  • Сөендер гел, шатландыр!
  • Бәхет – упкында, дисәләр,
  • Шул упкынга капландыр!
  • Ябындым утлы ялларың…
  • Дөрләп янды бу төнем.
  • Таңның үзен иярләгән
  • Ярсу егет мин идем!
  • Нишлим инде?
  • Әверелдем
  • Мәхәббәт тоткынына…
  • Очам… очам… очам… очам…
  • Мәхәббәт упкынына…
  • …Мин шул упкынга очасы
  • Мәлләрне сизмәдемме? —
  • Чабышкының ут яллары
  • Каплады күзләремне!..
  • Берегез дә күрми торган
  • Бер таң уянып янды…
  • Шуны күрәм…
  • Башкасына
  • Күзләрем томаланды…

Таңга каршы йөгердек…

  • Нигә шулай тугарылып сөйдем?
  • Тәмам таралдым бит, сүтелдем,
  • Мин бөтенләй юләрләндем бугай
  • Чат кояшын эзләп дөм төннең…
  • Без бәхетләр өмет итеп юкса
  • Тауга каршы таңга йөгердек!
  • Дөньялыкның зур хатасы булдык,
  • Бер ярасы булдык – гомерлек…
  • …Хәер, бу дөньяга тик бер килеп,
  • Бер яратып китү яраса,
  • Яшәү хата түгел…
  • Ул үзе үк
  • Мәңгелек туй икән ләбаса!
  • Сүтелгәннәр үрелер бит берчак…
  • …Узып киттең әле алдымнан,
  • Даһи хыял гына яшәр иткән,
  • Сокланыплар туймас сын сыман!..

Кош канаты кыеп язганы

  • Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
  • Күреп сәлам бирәсе иде!
  • Елын белмим… Бәхет үзе күктә
  • Кагынган ел тирәсе иде…
  • И кагынды безнең бәхет кошы
  • Биекләрдән хәтта биектә —
  • Тоеп, сизеп, аңлап бетермәслек,
  • Хәтта хыял сыймас киңлектә!
  • Булса булыр икән иркенлекләр!
  • Илаһ Үзе янда, якында…
  • Кош канаты күккә дастан яза
  • Яратуның сере хакында.
  • Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
  • Күреп сәлам бирәсе иде —
  • Җан җылысы белән елларыңны
  • Җылы итеп төрәсе иде!..
  • Табылмаска югалган шул чорга
  • Кайтасы да керәсе иде…
  • Елын белмим,
  • Аяз күктә яшьлек
  • Талпынган ел тирәсе иде…
  • Кем генә соң сизә яшьлегенең
  • Кайтмас өчен очып узганын?
  • Яшьлек дастан икән… Дастанның да
  • Кош канаты кыеп язганы…

Төнбоек күз йомган мәлләрдә

I. Тезлән дә бер…

  • Бу борынгы күктә
  • Бик борынгы
  • Ак болытлар йөзде югары…
  • Тезләнеп,
  • бар белгәнеңне укы
  • Туфрагында Бөек Болгарның!
  • …Кара сөрем япкан
  • Бу күкләрне
  • Яулар килеп утлар гүләткән, —
  • Кара кисәү, ятим хәрабәләр
  • Торып калган бөек дәүләттән.
  • Яуда ятып калган яугирләрне
  • Төнлә чишендергән бур сыман
  • Килгән бу төбәккә мародёрлар,
  • Кабер ташын казып ташыган.
  • Ташыган да капка төпләренә
  • Аяк кырыр өчен түшәгән,
  • Юкса шушы җирдә, изге яуда,
  • Ярсып яу атлары кешнәгән!
  • Җиңелдеңме – шакшы аяк белән
  • Йөрәгеңә басып үтәрләр…
  • Юк, язмасын гына җиңелергә —
  • Тарихыңны чүпрәк итәрләр!
  • Көл-корымнар кабат дәүләт булмас,
  • Тик
  • Кайта бит Тарих каргышы,
  • Һәр төбәктән: «Вон!» – шул
  • Мародёрга…
  • Яшәвенә күрә – язмышы.
  • Угрының шул озын кулы корый…
  • Боргалана мәет талаучы.
  • …Синең үчең кайта бугай инде,
  • Кайта, Бөек Болгар каласы!
  • Шуны теләп, белгәнемне укыйм,
  • Аһы калка Бөек Болгарның!
  • Һәм килер көн…
  • Син аңларсың, татар,
  • Болгар аша юлың узганын!
  • Бик борынгы авыр көннәрдә дә,
  • Кичә, иртәгә дә, бүген дә,
  • Авыр уйлар төяп болыт йөзә,
  • Уйлар йөзә Болгар күгендә…

II

  • Мәҗүсиләп син шәм кабыздың.
  • «Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла
  • Тик икебез белгән тугайга…
  • Язмыш юлын безнең кем сызды?
  • Ни теләп син утны кабыздың…
  • «Кил син! Кил син!» – дәштең бугай ла,
  • Зәңгәр төндә шәмгә ут элдең,
  • Төнге толымнарың сүтелде…
  • Дертләп куйды йөрәк шулай да —
  • «Кил син! Кил син!» – дидең бугай ла.
  • Тик икебез белгән тугайда
  • Эзләр калды чыкта җемелдәп,
  • Бетмәс сагыш калды күңелдә…
  • Икебезгә уртак моң кайда? —
  • Тик икебез белгән тугайда!
  • Язмыш юлын безнең кем сызды? —
  • Аңлый алмыйм шуны һич кенә…
  • Язмыш нурлы булсын өченгә
  • Син бит сөю шәмен кабыздың! —
  • Язмыш юлын безнең кем сызды?
  • Җанда гүя бер нур кабыздың…
  • Һәм ул нурың тере… Ул яна! —
  • Сизеп мәллә синсез дөньяда
  • Каласымны шулай ялгызым,
  • Оныта белмәс хәтер кабыздың?..

III. Соңгы томан

  • Бу тетрәнү инде китмәстер җаннан, —
  • Афәтле хистән тетрәнә дөньям…
  • Каплый гомерне дәһшәтле томан.
  • Йолдызлар-күкләр каралып тынган,
  • Томаннан бүтән кабынмас сыман…
  • Авыр, буш томан кайларга ага,
  • Китәме ул бөек дөньяга?..
  • Уйлар тулгана, күңел шомлана,
  • Кара болыттан авыр шом тама…
  • Җан сорап томан кайларга ага?
  • И томан, бездә булды ни үчең?
  • Яндык дөньялар җылынсын өчен,
  • Сөюдән булды бар яшәр көчем —
  • Төннәрдә күргән иң газиз төшем…
  • …Бу томан сиңа барып сарылды —
  • Эзләгән икән синең җаныңны…
  • Уятып синең бар моңнарыңны,
  • Гүяки яшен болытларыңны,
  • Җанымны телеп яшен ярылды…

IV. Юк

  • Канәферләр чәчәк аткан бер төн…
  • Ай балкыды моңлы ул төндә.
  • Авылың да хәтта Җирдә юк бит!
  • Учак яктык… менде төтеннәр!..
  • Тик икебез генә килгән сыман
  • Идек ләбаса бу дөньяга!..
  • Уйлауга ук канәферле төнне,
  • Җан сызлатып шул ук моң ява…
  • …Син юк инде… Ләкин бу хәтерем
  • Хәтерләтеп һич тә туймады
  • Канәфернең таңда былбыл кунган,
  • Тик икебез тибрәр куагын.

V. Моңсу җилләр

  • Адәм баласыннан кала
  • Моңсу искән җилләр генә…
  • «Кил әле болын түреннән
  • Көлә-көлә, Гөлнәзирә!
  • Кил әле, кил! Яз гөленнән
  • Такыялар үрә-үрә!
  • Кил әле, кил! Шәүлә булып
  • Үтмә генә, Гөлнәзирә!»
  • Диеп кенә әйтер идем,
  • Кычкырып бу фани җирдән! —
  • Бер көнлектән мәңгелеккә
  • Ирешмәс сүз, Гөлнәзирәм?!
  • Кайтсам, сүзем таба алмам,
  • Андагы чор дәшә мине
  • Теге дөнья көннәренә.
  • Дәшкән җилнең исеме бер —
  • Синең исем – Гөлнәзирә.

VI

  • Кереп бастык икәү талбасмага,
  • Төнбоек күз йомган мәлләрдә…
  • Ниләр генә юрап йоклый алар
  • Без күрәсе килгән көннәрдә?
  • Ак яулыгың шуды иңнәреңнән,
  • Мин, күрәсең, саксыз кагылгач,
  • Син сөйләдең микән, әллә инде
  • Сайрадымы ярсу сандугач?
  • Икәү генә белгән якты айлы
  • Төннәр генә йөрткән җилләрдә
  • Талбасмага дәштең, Гөлнәзирәм,
  • Төнбоек күз йомган мәлләрдә…
  • Йолдызлы күк тына, моңлана да
  • Нидер тоеп, карый, тыңлана…
  • Әнә алар икәү – талбасмада!
  • Нишләп алар моңсу, уйлана?..
  • Йолдызлар ни диеп эндәшәдер,
  • Икәү ялгыз калган төннәрдә?
  • Уйный дулкын… Һәм без – талбасмада,
  • Төнбоек күз йомган мәлләрдә…

VII

  • Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
  • Язмышыма килә эндәшәсем…
  • Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
  • Томырылдым тирән үткелгә мин, —
  • Синең белән килде сөйләшәсем…
  • Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
  • Язмышыма килә эндәшәсем…
  • Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем!
  • Инде, язмыш, кыйна бу җанымны,
  • Суксын яшен барлык булганымны! —
  • Керфегемдә инде кипмәс яшем,
  • Язмышыма килә эндәшәсем…
  • Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
  • Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин —
  • Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь…
  • Ничек инде? Син һәм… салкын кабер?!
  • Синдә булган икән дөнья гамем,
  • Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин…
  • Томырылдым тирән үткелгә мин,
  • Тик… дөньяның чиксез читендә син…
  • Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы,
  • Үтте дә бит китте гомер янып,
  • Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен —
  • Томырылдым тирән үткелгә мин!..
  • Синең белән килде сөйләшәсем,
  • «Таң ата… Күр!» диеп эндәшәсем,
  • Сыйпап кайнар, калын толымыңны…
  • Кемнәр тояр тагын мондый моңны?
  • Әйтерсең кош кошка эндәшәсе —
  • Синең белән килде сөйләшәсем…
  • Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен,
  • Күкрәсен күк, уйнакласын яшен!
  • Очар йолдызлар күк-галәм ярып,
  • Куш җан килде җиргә, китеп барды…
  • Изге икән Җирдә тик күз яше…
  • Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!

VIII. Пар толым

  • Иңнәреңдә уйный икән
  • Һаман шул ук пар толым.
  • Шул ук оялчан елмаю…
  • Шул ук сәер тартыну…
  • Һаман җырлар яратасың,
  • Җырларың миңа таныш,
  • Җырлаган саен, аларга
  • Өстәлә бара сагыш.
  • Җырлама син ул җырларны,
  • Тын гына Ыкка кара,
  • Ык төбеннән,
  • яшьлек сыман,
  • Болытлар агып бара.
  • Аяк астында болытлар —
  • Көзге Ык көзге сыман…
  • Болытларга тиеп булмый —
  • Яшьлектәй изге сыман!
  • Без дә шул болыт шикелле
  • Агабыз да агабыз,
  • Бер көн килгәч, җир өстенә
  • Тамчы булып тамабыз.
  • Беребез тама гөлләргә,
  • Беребез тама ташка…
  • …Ак болытка әверелеп
  • Очабыз яңабаштан.
  • Бөтенесе кабатлана!
  • Кабаттан тетрәнерләр
  • Нәкъ синекедәй толымнар
  • Кемнеңдер иңнәрендә.
  • Аерылырбыз без галәмнең
  • Ниндидер почмагында —
  • Мин, бәлки, төтен булырмын
  • Кемнеңдер учагында…
  • Син, сагышлы бер җыр булып,
  • Җаннарга кагылганда,
  • Таратырлар мине җилләр
  • Таң нуры кабынганда.
  • Учак янындагы егет
  • Сөйгәнен читкә сөйрәр:
  • – Күзеңә төтен керә бит,
  • Күзләреңне йом, юләр!..
  • …Син исә читкә китмәссең,
  • Танырсың, бәлки, мине —
  • Әйтерсең:
  • – Ул бит шулкадәр
  • Мине яраткан иде…
  • …ул бит шулкадәр
  • … мине яраткан иде!..
  • …Шул ук оялчан елмаю,
  • Шул ук сәер тартыну.
  • Иңнәрендә уйный икән
  • Һаман шул ук пар толым.

Җилләрнең ерактан килгәне

  • Кайчаннар күз тиде соң безгә?
  • «Сезнең ут гел тере!» димәде,
  • Һаман да сыйпап гел юатты
  • Җилләрнең ерактан килгәне…
  • Без шәрран ачылдык дөньяга!
  • «Чү, сабыр… Күз тияр!» димәдек.
  • Хасмыни сабырлык
  • Сөюгә? —
  • Котырган давылда дөрләдек.
  • Булмадык без матур, тын учак —
  • Кыргый хис дулаткан ут булдык,
  • Дөньяны җимерер көч сыман,
  • Шашынган давылда йолкындык!
  • «Пырлаган учаклар тиз бетә!..»
  • Дигәнне ишеткән бар иде…
  • Ләкин бит минем яр син идең!
  • Ләкин бит сиңа мин яр идем!
  • Күз тиеп, утыбыз сүнгәнме?
  • Җаваплар эзләмик еллардан…
  • Уйласаң, күз тия бары тик
  • Артыгын сокланып караудан!
  • Яманга күз тими ләбаса,
  • Күз тими тук, тыныч бәхеткә —
  • Мең рәхмәт
  • Хәтта күз тиярлек
  • Мәхәббәт кабызган яшьлеккә!
  • «Буласы булмагач,
  • Ник сөйдек,
  • Ник яндык дөньяда?» димәмен.
  • Сыйпап уз чал чәчле башымнан,
  • Җилләрнең ерактан килгәне…

Таң кошың…

  • Таң кошлары белән уянам да
  • Кузгалам мин һәр көн
  • Яшәргә…
  • Биргән тәкъдир
  • Кошлар телен миңа,
  • Язган коштай күккә томырылып,
  • Очып тагын җиргә төшәргә…
  • Шуңа күрә күрәм
  • Дөньялыкның
  • Һичберкем дә күрмәс балкышын.
  • Сәлам, дөньям!
  • Бу мин әле – синең
  • Таң чыкларын эчкән таң кошың!
  • Сәлам, дөньям!
  • Холыгың мин синең,
  • Шикләнүең синең, ялгышың,
  • Кем дип кенә атасаң да мине,
  • Мин язмышың синең, язмышың…
  • Сәлам, дөньям!
  • Мин уяндым, сайрыйм,
  • Купса, уянса да җил-давыл!
  • Юк, әкият түгелдер бу таңым…
  • Төшем түгел, өнемдер лә бу…
  • Кабатланмый, кабат янмый икән
  • Таңнарыңның серле балкышы! —
  • Сәлам, дөньям!
  • Бу мин әле —
  • Синең
  • Таң чыкларын эчкән таң кошың!

Шөкер

  • Үз көенә әйләнүдән
  • Җирме әллә туктады? —
  • Ишетелә тәрәзәдән
  • Шомырт чәчәк атканы…
  • Тамар-таммас чык җемелди
  • Яфрак очында гына…
  • Уянам… Төп нигеземдә!
  • Газиз туган ягымда!..
  • Әйтерсең әле бишектән
  • Төшеп тә карамаган,
  • Миңа сайрарга тиешле
  • Бер кош та сайрамаган!
  • Дөнья җитеш булсын дисәң
  • Яшәгән һәр көнеңдә,
  • Җитә икән бит уяну
  • Газиз төп нигезеңдә…
  • Мөлдерәмә тулы бәхет
  • Шушыдыр… булмас бүтән! —
  • Әйтерсең һәр гөнаһымны
  • Ходаем гафу иткән…
  • Кирәк түгел бүтән бәхет:
  • Уянсам икән көн дә
  • Сөйгән ярым кочагында,
  • Газиз төп нигеземдә!
  • …Уянып керфек ачам да
  • Мең кабат шөкер итәм:
  • Син – янда… Бәхет тулсынга
  • Тагын ни кирәк икән?

Кешечә!

  • Сүзләр белән генә аңлатырлык
  • Түгел бугай күңелнең хәле…
  • Шуңа күрә шигырь белән сиңа
  • Эндәшергә булдым мин әле.
  • Гел шигырьгә багышлаган сыман
  • Тойган идем лә бу гомерне…
  • Әйткәннәрем шигырь түгел икән —
  • Алар
  • Җанның тынмас әрнүе!
  • Язмыш биргән гүзәл бу дөньяда
  • Яшисе бик кирәк югыйсә,
  • Әллә кемчә түгел,
  • Үзебезчә,
  • Үзебезчә, димәк,
  • Кешечә!
  • Кан кардәшләр булып калсак икән,
  • Шигырьдәй җан
  • Бөре ачканда —
  • Мәхәббәтле яшәү, гомер сорап,
  • Сулык-сулык тибә ич канда!
  • Мәхәббәтле туып, мәхәббәтле
  • Килеш китә белик әле без!
  • Минем хәлләр менә шулай әле…
  • Ничегрәк соң
  • Сезнең хәлегез?
  • Бу дөньяны күреп китәр өчен,
  • Бер гомерлек кенә җан иңгән —
  • Шул бердәнбер гомереңдә,
  • Зинһар,
  • Читтәрәк бул инде җаһилдән!
  • Нишләреңә синең бәйле һаман
  • Дөньялыкның сулышы-хәле…
  • Гади сүзләр белән аңлашмасак,
  • Шигырь белән сөйләшик әле!
  • Мәхәббәтле килеш көн итик без —
  • Киләчәктә сөйләп йөрсеннәр:
  • «Безнең бабакайлар
  • Мәрхәмәтле,
  • Мәхәббәтле булган!» дисеннәр.
  • …Шуны әйтер өчен, шигырьгә мин
  • Багышлаган идем гомерне…
  • Шигырь түгел икән лә бит алар —
  • Һәммәсе дә
  • Җанның әрнүе…

Ярам-ярым

  • Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
  • Калды сиңа төннең шомлысы…
  • Ирешмәде җанның җылысы,
  • Җылытмады синең күңелне,
  • Ай-йолдызлы төннәр бар иде!
  • Калды сиңа төннең шомлысы,
  • Белмим, нигә шулай язгандыр?
  • Җаның, ахры, сизми калгандыр
  • Гомеремнең якты сулышын —
  • Калды анда төннең шомлысы…
  • Ирешмәде җанның җылысы
  • Гел ерак, гел якын дөньяңа…
  • Тоелгандыр инде бу аңа —
  • Гүяки чит дөнья сулышы…
  • Ирешмәде җаным җылысы!
  • Җылытмады синең күңелне
  • Соңга калган минем бу ташу…
  • Хәер, ташу түгел, саташу
  • Актарырдай булса да илне —
  • Җылытмады синең күңелне!
  • Ай-йолдызлы төннәр бар иде…
  • Тып-тын гына җанга иңделәр
  • Сер төягән төнге тын җилләр!
  • Ярым булган ярам бар иде —
  • …Сызлата ул һаман күңелне…

Әйтми калганы…

  • Моң дигәнең – серләр середер…
  • Әллә әйтми калган сүз микән?
  • Күңелеңә төнме, көн үткән?
  • Тик бер генә кара – боз эрер!
  • Моң дигәнең – серләр середер…
  • Әллә әйтми калган сүз микән —
  • Килә дә бит, җанга тия гел!
  • …Юкка, ахры, моны сөйләдем…
  • Газап иңә чиксез киңлектән —
  • Әллә әйтми калган сүз микән?
  • Күңелеңә төнме, көн үткән?
  • Шул микәнни нуры гомернең?
  • Бәндәм, ни кордың, ни җимердең?
  • Галәм дигән биек киңлектән
  • Күңелеңә төнме, көн үткән?
  • Тик бер генә кара – боз эрер!
  • Уты кабар хәтта керфеккә! —
  • Ялкын шавын ишет-ишетмә,
  • Җаннарыңа ялкын йөгерде —
  • Тик бер генә кара – боз эрер!..
  • Моң дигәнең – серләр середер!
  • Ниләр генә әйтим мин тагын?
  • Янсын әле дөрләп учагым…
  • Сөю һәрчак күккә үрелер!
  • Моң дигәнең – серләр середер.

Чын

  • Уйдырма булып чыктымы яшьлек? —
  • Ул бит гомерлек бер бәйрәм төсле
  • Булыр шикелле иде лә җанда…
  • Юллар өзелде… Ташулар төште…
  • Шомыртлы язлар, сыкылы кышлар
  • Яшерде миннән синең йөзеңне,
  • Оялчан Гөлем! Арага безнең
  • Ташулар төште… Юллар өзелде…
  • Юктан сарылмас сагыну җанга!
  • Юктан кабынмас нәзберек күңел.
  • Сөюле сагыш, сагышлы сөю —
  • Димәк, бу яшәү
  • Уйдырма түгел!
  • Димәк, бу яшьлек уйдырма түгел…
  • Кабыныйк әле тагын, яшьлегем!
  • Өзелсен юллар, ташулар төшсен —
  • Җимер әле бер көннәр тәртибен!
  • Нинди ахмак сүз – «тәртипле яшьлек»!
  • Чатнасын яшен, упкыннар упсын,
  • Була алмый ул җиңелгән яшьлек —
  • Өзелсен юллар, ташулар купсын!
  • Рәхмәт, язмышым!
  • Бәхтем шул булды! —
  • Моңардан башка тагын ни дисең! —
  • Насыйп булды бит
  • Яшьлекнең чыны —
  • Мәхәббәтлесе, чын сөюлесе!..

Барыбер!

  • Ярат, имеш, сине уйда гына!..
  • Юкса, имеш, күк ишелеп төшәр,
  • Алашалар сайрар былбыл булып,
  • Сандугачлар алашадай кешнәр!
  • Җирнең асты өскә килер, имеш,
  • Сөя калсам сине дөньялыкта,
  • Җиһан, имеш, тәмам сүтеләчәк:
  • Утлар суга күчәр, сулар – утка!
  • Әверелсен! Зыр әвәрә килсен! —
  • Сөй дә, имеш, чыгырдан да чыкма!
  • Сөю, – димәк, канун җимерү ул,
  • Җил уйнату
  • Тыныч чынбарлыкта…
  • Иң беренче гашыйк түгел лә без —
  • Һәр тере зат акылыннан язган.
  • Һәр мәхәббәт аваз салган саен,
  • Бар дөньясы килгән пыран-заран!
  • Ярат, имеш, сине уйда гына…
  • Юк, яратам тоеп, сизеп, күреп!
  • Мең каргышка дучар булсам булам,
  • Тик барыбер эрим сиңа кереп!
  • Ярату аз миңа уйда гына! —
  • Кайнар күкрәгеңә башым салам,
  • Сайрый башласа да алашалар,
  • Сандугачлар кешни башласа да!..

Ике гашыйк Синең алда…

  • Баллы Ай нурлары юкәләрдән
  • Саркып кына тама, тын гына —
  • Мәхәббәтнең саф догада чагы
  • Кичерәсе язмыш алдында…
  • Хыянәтсез көннәр бирче, Язмыш,
  • Мәкер, мәсхәрәдән азат кыл!
  • Ихлас узсын безгә насыйп гомер,
  • Булса да ул мең-мең газаплы!
  • Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
  • Ниятләр саф безнең, уй якты…
  • Олы дөнья сезне көтә диеп,
  • Чын мәхәббәт безне уятты.
  • Без атларга әзер ул дөньяга,
  • Ташланырга шаулы агымга!
  • Чакырганың көтә айлы төндә —
  • Ике гашыйк синең алдыңда.
  • Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
  • Саф могҗиза синең алдыңда —
  • Тылсымлы Ай нуры юкәләрдән
  • Саркып кына тама, тын гына…
  • …Иң гаҗәбе – шундый изге төне
  • Һәркемнең дә була…
  • Була бит!
  • Һәркем өчен
  • Шул бердәнбер төндә
  • Шул бердәнбер Ай да тула бит!
  • Нишләп икән шушы төнне узган,
  • Нур иңдергән адәм баласы
  • Җаны бөлгән,
  • Рухы өтеләнгән
  • Нурсыз бер зат булып кала соң?
  • Кайчан, кайда шушы изге төнне
  • Алдаган ул, иткән хыянәт?
  • Үз язмышын үзе адаштырып,
  • Мәхшәр тапкан шушы дөньялыкта,
  • Берүзенә тапкан
  • Кыямәт.
  • Ә сөю бит һәрчак саф догада
  • Кичерәсе Язмыш алдында!
  • …Баллы Ай нурлары
  • Юкәләрдән
  • Саркып кына тама, тын гына…

Караш

  • Шәфәкъ капты Ослан тауларына,
  • Син борынгы чорга бакканда,
  • Борын-борын заманнардан ташып,
  • Ак болытлар тауга ятканда.
  • Без икебез идек…
  • Борынгы да,
  • Бүгенге дә сыман гүяки…
  • Сәер милләттәге пар кошлар без,
  • Безнең милләт —
  • Сөю милләте…
  • Кил, шәфәкъка башың терә, җаным!
  • Тик бер төнлек синең назыңнан
  • Мәңгелек чор шагыйрьләре янган,
  • Яздай мең дастаннар язылган!
  • Күрәсеңме? —
  • Бу шәфәкълар синең
  • Карашыңнан ярсу ут алган!
  • …Янгын капты Ослан тауларына
  • Син ханбикә сыман бакканнан…

Якты!

  • Күрер көннәребез ал таңнарның
  • Яктылары белән яктырды —
  • Ул таңнар гел атмас иде, бәлки,
  • Аларны без
  • Икәү аттырдык…
  • Таң үзенә тарта ике җанны…
  • Моның
  • Гаҗәп сере бар икән —
  • Таң аттырмый гына кавышканнар
  • Гел яктыга интизар икән…
  • – Нишләдегез фани дөньяда? – дип
  • Сорасалар бакый дөньяда,
  • Тик бер генә булыр безнең җавап:
  • – Таң аттырдык икәү без анда!
  • Таң аттыру – шашып яраттыру,
  • Сихерләнү таңгы чыклардан…
  • Таң күзенә күренмичә калсак
  • Нишләр идек? —
  • Язмыш саклаган!..
  • Уртак булды бугай
  • Хәтта безнең
  • Маңгайдагы «ләүхелмәхфуз» ләр! —
  • Язмыш тактасына
  • Үзе, бары Үзе
  • Алдан язып куйган ул сүзләр
  • Шигырь белән, ахры, язылгандыр…
  • Таң каурыеннан хәреф тамгандыр…
  • Бөек Каләм Иясенең ул чак
  • Илһам ташкан чагы булгандыр!
  • Шуңа күрә насыйп булды сөю,
  • Газизлектә икәү яктырдык…
  • Без бәхетле булдык бу җиһанда —
  • Яшәмәдек, без таң аттырдык!

Килми тор!.

  • Күрәчәк, безнең тирәгә
  • Килми тор берүк!
  • Зинһар, безгә кагылмый тор,
  • Тими тор берүк!
  • Гүзәл шаукымнар гел генә
  • Булмыйдыр ла бит,
  • Назлар дөньяга гел шулай
  • Тулмыйдыр ла бит?..
  • Нәкъ шушы мәлен гомернең
  • Мин күпме көттем:
  • Кыйбла җилләре кабызды
  • Йолдызлы күкне…
  • Әйтеләсе сөю сүзе
  • Ирендә яна,
  • Күренмәс күз яше булып,
  • Керфектән тама…
  • Күренмичә тор, күрәчәк,
  • Сөюле җирдә —
  • Бу икәү сине күрмичә
  • Кермәс бит гүргә!
  • Аңлачы берүк, күрәчәк,
  • Син безнең хәлне —
  • Бу мәл – гомер дигәннең бит
  • Бердәнбер мәле.
  • Сабыр ит бераз, күрәчәк,
  • Килми тор әле,
  • Тими тор әле безгә син,
  • Тими тор әле!..

Зинһар!.

  • Бик күптән үткән чорданмы,
  • Киләсе көннәрдәнме? —
  • Сөйләргә сүзләр җитмәслек
  • Дөньяның гүзәл яме.
  • Бөркелеп тора йөзеңнән
  • Гүя Табигать җыры —
  • Халкыбыз җаны гүя син,
  • Гүя син – милләт нуры!..
  • «Фәлән җирдә бер кыз бала
  • Фәлән кылана икән!»
  • Дигән сыман сүзләр чыкса,
  • Йөрәгем дертләп китә…
  • Була күрмәсен лә, зинһар,
  • Безнеке, димен, берүк!
  • Нишләрмен ак шан-даныңның
  • Былчыранганын күреп?
  • Инсафлы, саф данлы килеш
  • Бик ерак чорлар узып,
  • Сине фәлән димәсеннәр,
  • Зинһар ла, милләт кызы! —
  • Дип, гомер буе ялвардым
  • Чын хагын күргән килеш,
  • Оятымнан синең өчен
  • Янган, тилмергән килеш.
  • Чит-ятлар тешен агартып
  • Мактанган чакта кешнәп:
  • – Белмәгәнмен, татарка, – дип, —
  • Шәп икән теге эшкә!
  • Шуларны белеп теш кыстым,
  • Сыкранып башым идем:
  • – Гайбәт кенә була күрсен,
  • Юк сүз булсачы! – дидем.
  • …Нишлисең, мин уйлап тапкан
  • Яла түгел ләбаса!.. —
  • Максатына барган дошман
  • Еллар, гасырлар аша.
  • Һәм әйткән ул:
  • Бу зур халык
  • Төшсен өчен түбәнгә,
  • Иманын ал һәм кызларын
  • Иш ит безнекеләргә!
  • Иш булганнар ишәя шул —
  • Китәләр сылу затлар
  • Безнең милләт каны белән
  • Канын көчәйткән якка!
  • Кайт үзеңә, милләт кызы! —
  • Мең халык арасында
  • Горурланып, болай диеп
  • Дәшәрлек булсын сиңа:
  • – Бик күптән үткән чорданмы,
  • Киләсе көннәрдәнме? —
  • Сөйләргә сүзләр җитмәслек
  • Дөньяның гүзәл яме.
  • Бөркелеп тора йөзеннән
  • Гүя Табигать җыры —
  • Халкыбыз җаны гүя син,
  • Гүя син – милләт җыры!
  • …Әйтсеннәр:
  • – Төштем утларга,
  • Бер татар кызын күреп…
  • Куенымда тотар идем
  • Асыл ефәккә төреп! —
  • Ләкин… якын килеп булмый!
  • Салмый миңа һич күңел…
  • Милләтедәй горур, гүзәл! —
  • Юк, без аңа иш түгел!..
  • Әйтсеннәр… сине урап гел
  • Үтсен яман ялгышлар!
  • Үзеңнең кем икәнеңне
  • Оныта күрмә, зинһар!
  • Оныта күрмә, зинһар!..

Ярый әле…

  • Ай болытка туңып ябышкан чак.
  • Аяусыз кыш безнең якларда.
  • Егылды кош, канатлы боз булып,
  • Очып барган төштән
  • Ак карга…
  • Зәмһәрирле кышта бичара кош
  • Ярый әле сиңа юлыкты —
  • Бияләең салып,
  • Бичараны
  • Учларыңа алып җылыттың.
  • Сулышларың белән терелттең син,
  • Уянды кош… какты канатын!
  • …Һәм сискәнеп,
  • Тетрәп куйды йөрәк —
  • Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.
  • Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
  • Без дә төштек туңып биектән —
  • Йөрәгемне
  • Учларыңа алып,
  • Тик син булдың мине терелткән.
  • Авыр чакларымда
  • Юаттың син,
  • Һәм,
  • Кышларда туңган кош сыман,
  • Сулышыңнан канат какты йөрәк
  • Синең җылы, нәни учыңда.
  • Һәм без ачтык табигатьнең серен —
  • Безнең җаннар җирдә бер икән!
  • Бу ярату гына түгел бугай…
  • Сөям, димәк, мин кош терелтәм!
  • Сагынганда, шул кош белән бергә
  • Төшләремә килеп керәсең:
  • «Яшә!.. Яшә!..» – диеп
  • Үрсәләнеп,
  • Нәни кошка сулыш өрәсең.
  • Карашларың,
  • Сулышларың белән
  • Бар дөньямны минем җылыттың —
  • Бу ярсулы дөнья уртасында
  • Ярый әле сиңа юлыктым…

Уйлар талгын чак…

  • Тымызык көз җанга иңгән мәл бу…
  • Көннәр моңсу, уйлар талгын чак.
  • Үзенеке итте мине тәмам
  • Көзләр яфрак койган тын сукмак.
  • Сары яфрак – көзге уйлар сыман…
  • Яңа еллар… Ходай ут яккан!
  • Синең өчен генә яралгандыр
  • Яфрак күмгән көзге сукмаклар…
  • Алтын көзнең барлык куанычы,
  • Саф сулышы бары синдәдер —
  • Юләр бер хис: кошка әверелеп,
  • Бер сайрыйсы килде нигәдер…
  • Син киләсең безнең аулак көзләр
  • Яфрак түшәп куйган сукмактан.
  • Юк, көз янмый җирдә,
  • Җаным!
  • Аулак үзе
  • Тын аулакка китеп олаккан.

Икәү

(Хәләл җефетемә – бергә юл чыкканга утыз ел булган көндә)

  • Без – икәү… Һәм безне
  • Мәңгегә аерган
  • Вакытның агымлы,
  • Чоңгыллы уртасын
  • Бозлардан бозларга
  • Сикергән шикелле
  • Йолдыздан йолдызга
  • Сикереп уз да син,
  • Иң соңгы йолдыздан
  • Төш тә син бу ярга
  • Ал мине кочакка!
  • Дөньясы килешле! —
  • Кешегә киләсе
  • Бердәнбер мәхәббәт
  • Бары тик нәкъ шулай
  • Килергә тиешле!
  • …Онытма, сөюдән
  • Бер хәбәр шикелле
  • Йөрәккә яшерен
  • Ут кергән чакларны —
  • Бозлардан бозларга
  • Сикергән шикелле
  • Йолдыздан йолдызга
  • Сикергән
  • чакларны!..

Гөллесе…

  • Килсә килә көннең моңсызлары,
  • Өшегәне, тәмам туңганы —
  • Салкын кырау сугып киткән көне
  • Була икән
  • Гөлле дөньяның…
  • Моңсыз көннәремне моңлы итәр
  • Берәү бар бит әле дөньяда!
  • Яфрак шавы, дулкын шавы итеп
  • Сөйләшәм гел, дәшәм мин аңа…
  • Мин гомергә саныйм
  • Бары синле,
  • Җылы булган нурлы көннәрне…
  • Син булганга мин бар бу җиһанда —
  • Син исәнгә исән мин әле!
  • Безнең исән булу
  • Дөньялыкта —
  • Мәхәббәтнең барлык билгесе…
  • Безнең Барлык
  • Шушы дөньялыкның
  • Таң җиллесе, җылы гөллесе…

Җавапсыз килеш

  • Авыр чакларда йомылып һаман,
  • Яман дөньядан шигырьгә качтым…
  • Дөнья айкаган сәйях шикелле,
  • Бу җаным сәер дөньялар ачты.
  • Аңламадым ла тик бер сорауны —
  • Җавапсыз килеш кала җиһанда…
  • Аңлату мөмкин түгелдер аны
  • Мең җавап табар даһи булсаң да!
  • Мәңгелек сорау мәңгегә калыр,
  • Җавапсыз килдем, җавапсыз китәм:
  • Табигать көче нәкъ минем өчен
  • Нигә нәкъ сине сайлады икән?
  • Болгавыр дөнья түрләрен айкап,
  • Нигә нәкъ сине тапкан бу күңел?
  • …Табышмак булып кала бер сорау:
  • – Нигә нәкъ сине? Бүтәнне түгел?..

Әйтәсем килә

  • Күз тидермә айлы күлгә —
  • Сулар чайкалып китәр,
  • Айлы да утлы агымнар
  • Талның толымын сүтәр!
  • Юкәле күлдә ялтырап,
  • Тагын йолдыз атылды,
  • Нидер буласын тоепмы,
  • Сизепме этләр тынды…
  • Кое бавын ычкындырды,
  • Сөйгәнем минем, көлеп —
  • Сиртмәдәге Ай
  • Коега
  • Мәтәлеп төште кебек.
  • Әйтәсем килә «Сөям!» дип…
  • Әйтсәм,
  • дөнья саташыр —
  • Күкләр күлгә төшеп чумар
  • Йә күлләр күккә ашар!
  • Ә бит әйтәсем килә…

Күзлут

  • Син – таңдагы күзлут чәчәгем…
  • Таҗ-керфегең истә ич әле!
  • Мең чәчәген күреп елларның,
  • Күзлут күзләренә карадым
  • Һәм галәмнең тойдым күчкәнен.
  • Таҗ-керфегең истә ич әле…
  • Бүгенгеңме, әллә кичәгең
  • Сулыш булып җанда кабына?
  • Ярсу таңнар аткан чагында
  • Кил әле, кайт! Еллар кич әле! —
  • Таҗ-керфегең истә ич әле!
  • Мең чәчәген күреп елларның,
  • Күрдем – мәхәббәткә соңардым.
  • Ашыктымы шулай бу гомер?
  • Күрәсең, бу – серле билгедер…
  • Болыннарда ялгыз елармын,
  • Мең чәчәген күреп елларның…
  • Күзлут күзләренә карадым —
  • Ак болыттай җаным таралды
  • Һәм сарылды барып офыкка!
  • Җан түрендә генә – ышыкта
  • Сүнә белмәс бер ут яралды…
  • Күзлут күзләренә карадым.
  • Һәм галәмнең тойдым күчкәнен!
  • Йолдызны гөл итеп иснәдем
  • Таң чыклары янып тамганда,
  • Төн җилләре арып талганда
  • Күрдем йолдыз очып төшкәнен
  • Һәм галәмнең тойдым күчкәнен…
  • Син – таңдагы күзлут чәчәгем!
  • Синсез күпме еллар кичкәнмен…
  • Адаштырган дөнья юллары!
  • Сөйлә ерак таңның нурларын,
  • Анда нинди җилләр искәнен,
  • Син – таңдагы күзлут чәчәгем!

Кайнар оя

  • Йөрәгемне кайнар оя итте
  • Сандугачым —
  • Тома ятимем…
  • Нинди каргыш кара итте икән
  • Җиргә Ходай биргән ул көнне?
  • Моң дускаем!
  • Синдәй бер сандугач
  • Йөрәгемә корды оясын —
  • Елыйсы да, җырлыйсы да килә,
  • Килә сайрап чыклар коясы!..
  • Салкын кергән
  • Ятим сандугачның
  • Оясына —
  • Моңлы йортына…
  • Җырлыйм әле диеп, изү чишәм…
  • Күкрәгемдә килеш җыр тына.
  • Гел таманга килер,
  • Галәм үзе
  • Былбыл тын алганны сизгәндә,
  • Җырласаң да, үксеп еласаң да
  • Моң дигән бу кичке үзәндә…

Бездән калыр-калмас эзләр бар

  • Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
  • Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
  • Яраларга тозлар сибелер…
  • Без хак икәнлекне кем белер,
  • Упкын безне көткән чагында?
  • Йолдыз нуры тамсын җаныңа…
  • Җанның гөлдәй тибрәр чагында,
  • Дөньяның бер нәфис чагында…
  • Сафмы минем хыял, и җаным?
  • Йолдыз тулы төнен дөньяның
  • Күреп, Ходай Үзе табына,
  • Җанның гөлдәй тибрәр чагында.
  • Яраларга тозлар сибелер —
  • Шуңа бирелгән бит бу гомер,
  • Сөя бел син, Адәм баласы!
  • Яшәү белән үлем арасы
  • Җан өчен соң чик түгелдер!
  • Яраларга тозлар сибелер…
  • Без хак икәнлекне кем белер?
  • Яшел җилле каен иелер
  • Бездән калыр-калмас эзләргә,
  • Җан йолдыз күк әзер йөзәргә —
  • Елт итәр дә сүнәр бу гомер,
  • Без хак икәнлекне кем белер?
  • Упкын безне көткән чагында,
  • Нур күпере балкып кабына,
  • Узыгыз, уз, дигән шикелле,
  • Бу кичкесез шомлы үткелне,
  • Очкын атып өмет кабына,
  • Упкын безне көткән чагында.
  • Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
  • Керфегеңә җилләр кагыла,
  • Һәр бөртеге саен – якты таң…
  • Сөю өстен икән Вакыттан
  • Куеныма сеңгән чагында…
  • Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
  • Бездән калыр-калмас эзләр бар.

Караңгы җил

  • Кайда бу салкын җил – күңелдәме?
  • Җан җилкәнен капылт күтәрә!
  • …Эзләп килгән мине караңгы җил,
  • Кап-кара җил кара күкләрдән…
  • Китерә дә бәрә бозлы җилләр
  • Борынгыдан үчле шикелле,
  • Яктыдан да якты бу язмышлар
  • Шул караңгы җилдә сүтелде.
  • Авыр уйлар уйлар кешеме мин?
  • Тик
  • Кара җил төшә күкләрдән…
  • Ул өстери мине!
  • Серле сулыш —
  • Явыз сулыш өрә
  • Җилкәнгә…
  • Җандагы ут,
  • Җилләр искән килеш,
  • Балкып китә алмый тилмерә —
  • Чөнки
  • Явыз җилләр куенында
  • Калды бугай безнең гомерләр…

Шигырем – гомерем

  • Китсәм дә төп йортыма, мин
  • Үкенмәм бер дә,
  • Гашыйклар качып үбешсә
  • Минем шигырьгә.
  • Дошманга тик калкан булма,
  • Шигырем минем,
  • Шигырем генә түгел син —
  • Гомерем минем!
  • Ышыклама явызларны,
  • Шигырь дигәнем —
  • Яктырт күңеле сафларның
  • Яшәр көннәрен!
  • Тере утым, и гашыйклар,
  • Сездә кабынсын —
  • Шигырем былбыл сайраган
  • Талтирәк булсын…
  • Яшәмәдем юкка диеп,
  • Мин үләр идем —
  • Гашыйклар бер ышык тапса
  • Шигырьдә минем!..

II

  • Ага вакыт җиргә ак кар булып,
  • Бәгырьләрдә гүли бу вакыт.
  • Күзләренә кара,
  • Көчең җитсә,
  • Шул вакытны юлда туктатып.

Әллә кая китеп югалдың…

  • …Рафаэль дус Сибат! Бу гомердә,
  • Безнең яшьлек янган елларда,
  • Үзенчә бер ЖЗЛлык затлар
  • Аз очрадымы узган юлларда!
  • Мин бүгеннән —
  • Мәүлам мәдәт бирсен! —
  • Яд итәрмен гаҗәп чакларның
  • Куен дәфтәренә сыя торган
  • ЖЗЛлык кызык затларын!
  • …Ният кылып, каләм алуга ук,
  • Узмагандай һичбер чор-дәвер,
  • Кубарылып
  • Күз алдыма килде
  • Хирач агай – тере әзмәвер…
  • Сибат! Синең гармун моңнарыңны
  • Тигез кушып көчле хәмергә,
  • Сыкрады ул:
  • – Талстуй булалмагач,
  • Ник яшибез икән бу җирдә?!
  • Өйлән инде, диләр…
  • Әнкәй кыстый,
  • Бер кинәндер, диеп, киленгә!
  • Гашыйк булыр өчен кирәк миңа
  • Анна Каренина… кимендә!
  • Дояркалар бар ул…
  • Тотмаганы,
  • Кочмаганы инде калмады —
  • Безнең Карл Маркс колхозында
  • Каян тапмак кирәк
  • Аннаны?!
  • Ник соң миңа Каренина кирәк?
  • Ник шуны гел күрәм төшемдә?
  • Кирәк лә ул
  • Поезд асларыннан
  • Саклап алып калыр өченгә!
  • Рәнҗетелгән хатын-кызның җаны
  • Һаман әҗәл эзләп яскына…
  • Янында мин булсам,
  • Каренина
  • Төшмәс иде поезд астына!
  • …Исеңдәме, Сибат, шушы агай?
  • Сипкәч еллар төрле якларга,
  • Хат язгалый иде кайчак Хирач —
  • Ахры, бик сагынган чакларда…
  • Ә берсендә язган:
  • «Рафаэльнең
  • Кайсы якта гомер иткәнен
  • Беләсеңдер… Ә белмәсәң юлла! —
  • Гозерем шул, Дөлфәт үскәнем.
  • Бергә шаулашкан шәп вакытларны
  • Уйлап тилмердем дә… тилердем!..
  • Сәлам итеп, зинһар, юлла әле
  • Рафаэльгә шушы шигырьне:
  • «Кулларыңа гармун алдың да,
  • Йөрәгемне моңга салдың да
  • Әллә кая китеп югалдың…
  • Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?!»
  • Хирач абзый… Колхоз Дон Кихоты!
  • Гомумҗыелышта бүтәннәр
  • Кукуруз һәм силос мәсьәләсен,
  • Ящур хәлләрен хәл иткәндә,
  • Мәшһүр Хирач менә
  • Трибунага:
  • – Наданлыктан бетә бу калхуз! —
  • Талстуйны укымаган килеш
  • Ничек гомер итмәк буласыз?!
  • …Һәр кылганы аның гел үзенчә…
  • Килеп чыгар сыман
  • Әле дә,
  • Бу болгавыр чорның сәбәпләрен
  • Талстуе белән дәлилләп!
  • Артык аек, төгәл яшәешне
  • Күңеллерәк итәр өченме —
  • Ходай Үзе махсус бар итәдер
  • Әнә шундый
  • Сәер кешене…
  • Казанга ул кинәт килеп чыгып,
  • Шактый гына «иҗадиланып»
  • Бер шаулар да юкка чыгар иде,
  • Бер ел кыйланасын кыйланып.
  • Табын корган чакта,
  • Иҗадилар
  • Аны телгә алмый калмады —
  • Иҗадилар өчен үз иде ул!
  • Иҗадилар аны
  • Аңлады…
  • Ул да вафат булган икән, Сибат,
  • Дөнья шундый шаулы чагында…
  • Әйтерсең лә гел-гел укый торган
  • Китап янды кара янгында…
  • Килеп керер сыман ишек ачып,
  • Салкын көзнең юеш төнендә —
  • Алтмышлыдыр кирза итекләре,
  • Брезент кәжән – өч пот кимендә!
  • – Бусы торсын… Ач яңасын, Дөлфәт!
  • Мин килдем бит!
  • Давай ял итик!
  • Лиф Талстуй шәрәфенә берне
  • Җилпеп куйыйк әле
  • Ялт итеп!
  • …Без кызыклы булып калыйк, Сибат —
  • Берсен берсе җаннар сагынсын,
  • Тилмерүдән тилерердәй булып,
  • Сагынулы шигырь язылсын:
  • «Кулларыңа гармун алдың да,
  • Йөрәгемне моңга салдың да
  • Әллә кая китеп югалдың —
  • Кайда соң син, Хуҗин Рафаэль?»

Хак

Хаким һәм халык… Шул икәү арасындагы мөнәсәбәт гомер-гомергә шагыйрьләрне уйландырган. Бу нисбәттән безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев чын мәгънәсендә милләт көткән шәхес булып чыкты. Җөмһүриятебез өстендә кара болытлар күпме генә куермасын, ул безне әлегә исән-имин саклап калуга иреште. Бу шигырь Президентыбызның шул көннәрдәге тимердәй ныклыгына, зирәклегенә сокланган көннәремдә язылды.

  • Халкы хакын хаклый
  • Чын ир
  • Күзгә-күз карап —
  • Кирәкми аңа салютлар,
  • Кирәкми парад!
  • Меңләгән гайбәт яуса да
  • Өстенә аның.
  • Сау чыкты яман яулардан,
  • Саклап иманын.
  • Милләт җаны күтәрәмгә
  • Калган чакларда,
  • Илбашның уйлысын Ходай
  • Бирде татарга!
  • Инде тәмам бу дөньяда
  • Беткән мәл иде! —
  • Хәтта аңгыра сарык та
  • Үлеп яткан арысланга
  • Типкән хәл иде!
  • Милләт бит бетеп, күшегеп
  • Өшәнгән иде,
  • Ахырзаманга туры юл
  • Түшәлгән иде,
  • Үз шәүләбезне күреп тә
  • Өреккән идек,
  • Ил-тел бетү генә түгел…
  • Гел беткән идек!
  • Юлларда тәмам егылып
  • Калыр чакларда,
  • Уйлы Илбашы килде лә
  • Безнең татарга…
  • Уян, милләт! Танавыңны
  • Ал инде җирдән,
  • Зинһар,
  • Яшәргә өйрән син,
  • Уйларга өйрән!
  • Мокыт бер кавем шикелле
  • Китә күрмә лә! —
  • Яктыга – якты биеккә,
  • Зинһар, үрмәлә!
  • Мондый мөмкинлекләр кабат
  • Булмаска мөмкин —
  • Үз хәлеңне уйла, зинһар,
  • Татарым минем!
  • Курыкма! Чык язмышыңа
  • Күзгә-күз карап! —
  • Кирәкми сиңа салютлар,
  • Кирәкми парад!
  • Сынадылар:
  • – Шушы татар
  • Әле дә ныкмы?! —
  • Күрсеннәр инде, ниһаять,
  • Чын татарлыкны!
  • …Уйласаң уйла, и милләт,
  • Уйларлык чагың —
  • Тезгене ныклы кулларда
  • Чакта чаптарның!
  • Яктыра барсын ла, татар,
  • Яшисе көнең,
  • Ул – синең күптән көткәнең,
  • Чын ханың синең!
  • Һәммә кешегә дә илдә
  • Бетмәс ул ярап…
  • Ә нигә аңа салютлар?
  • Ник аңа
  • Парад?
  • Соратты тарих
  • Шундыйны
  • Авыр хәлләрдә,
  • Ау башы түгел, яу башы
  • Кирәк көннәрдә.
  • Күпләр әзер иде безне
  • Салып таптарга! —
  • Ныклап уйланыр сәгатьләр
  • Җитте татарга…
  • Уйланыр, уйлар чакларың
  • Җитте, татарым,
  • …Тезгене затлы кулларда
  • Чакта чаптарның!..
  • Намуслы булыйк,
  • Тотмасын —
  • Каргышы каты —
  • Бер күрәсен мең кат күргән
  • Халыкның хакы!

Шаян пәйгамбәр

(Фаил Шәфигуллинны сагынып)

  • Фаҗигадән бераз тын алгач ук,
  • Яшь сурыга төшкәч күзләрдә,
  • Таң калабыз дәһшәт җилен тоеп
  • Хәтта уйнап әйткән сүзләрдә.
  • Бик ашыгып язган шаян язу
  • Өстәлендә калган Фаилнең:
  • «Бик көтмәгез. Булмам. Берничәләп
  • Космик елга киттем әле мин!»
  • Кызык өчен туган кешеләр бар,
  • Гомер итми алар каңгырып,
  • Шаян җилдәй исеп уза алар
  • Кызык яшәп, кызык калдырып.
  • Яши-яши, синең талантыңның
  • Хикмәтенә, Фаил, төшендем:
  • Син гүяки шаян бер пәйгамбәр —
  • Чын урынын тоеп кешенең —
  • Шул урыннан аны таба идең
  • Асыл сүзне тапкан төслерәк,
  • Әйткән кебек:
  • – Үзеңнән зур булма
  • Һәм үзеңнән булма кечерәк!
Читать далее